Мәдинә Тимерҗанова - Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры. 1956 елның 14 апрелендә ТАССРның Октябрь районы (хәзерге Нурлат районы) Әхмәт авылында туган.
Тәрҗемә-и хәле 1979 елда Казан дәүләт педагогика университетын «Тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле укытучысы» белгечлеге алып тәмамлаган.
2002–2005 елларда – «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе рәисенең мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары.
2006–2016 елларда – «Казан» телерадиокомпаниясе («Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы) генераль директоры.
2016–2020 елларда – «Татарстан–Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары.
2020 елның августыннан – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры.
Гаиләсе Милиция полковнигы, судья, ТР буенча элекке баш федераль инспектор Ренат Тимерҗановның (1955―2026 Умер помощник премьер-министра Татарстана и бывший федеральный инспектор по РТ Ренат Тимерзянов. Бизнес-Онлайн, 8.05.2026) хатыны һәм талантлы автоузышчы Тимур Тимерҗанов анасы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2016 елда - «Фидакяр хезмәт өчен» медале Мәдинә Тимерҗанова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде Сөембикә журналы «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Тимерҗанова Мәдинә Фатыйх кызы . Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайты
Моны да карагыз
Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре