Ринат Әхмәд Улы Шәмсетдинов (1971 елның 23 гыйнвары, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия регбичысы һәм регбилиг уенчысы, Россиянең спорт мастеры, квалификацияле регби тренерыТренеры. Шамсутдинов Ринат Ахмедович . Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигыПрезиденту Республики Татарстан Минниханову Р.Н. от жителей дома 23 по ул. Строителей, пос. Салмачи .

Биография Ринат Шәмсетдинов 1971 елның 23 гыйнварында Казанда туа. Үз карьерасы дәвамында Казан «Стрела» өчен чыгыш ясаган. Регби-13 буенча алты тапкыр ил чемпионы, 2002 елгы Россия Кубогы иясе. Команда өчен 2005 елгы чакыру Кубогында чыгыш ясаганCougars prove to be streets ahead of tenacious Strela Yorkshire Post, 13 March 2005Powergen Challenge Cup carnegiechallengecup.co.uk, 8 March 2006.

Россия җыелма командасы составында — 2001 елда студентлар арасында Европа чемпионатының көмеш призеры, 2002 елда Россия җыелма командасы составында Казан Үзәк стадионында АКШ җыелма командасын җиңәМеждународный турнир по регби-7 EMIRATES AIRLINES DUBAI RUGBY SEVENS . Шулай ук 2000 елгы регбилиг буенча дөнья чемпионатында өч матч уйныйПрофиль на сайте Rugby League Project Rugby League World Cup 2000 . 2004 елда Яңа Зеландия буенча Россия җыелма командасы турнирында катнашаRussian National team is preparing for the tour to New Zealand leagueunlimited.com, 4 August 2004. 2005 елда Европа чемпионатында (Европа милләтләре Кубогында) уйныйFrance 80 Russia 0 rlef.eu.com.

Хәзерге вакытта регби тренеры булып тора, «Спектр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә балалар белән шөгыльләнә. 2017 елда Казанда спортның уен төрләре буенча иң яхшы тренер дип танылаКомитет физической культуры и спорта Казани подвел итоги спортивной жизни города за 2017 год . Салмачы бистәсендә яши. Улы регби командасы өчен уйныйВ КАЗАНИ СТАРТОВАЛИ СОРЕВНОВАНИЯ ПО РЕГБИ «REGBIST.RU» .

2013 елда Шәмсетдинов суд приставлары тарафыннан кыйнала: аны, янәсе, законсыз төзелгән һәм сүтелергә тиеш булган таунхаустан куып чыгарырга маташаларВ Казани судебные приставы избили чемпиона России по регби .

Искәрмәләр

Төркем:Казанда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1971 елда туганнар Төркем:23 гыйнвар көнне туганнар