Ләйсән Альберт кызы Үтәшева (; 1985 елның 28 июне, Раевка, Әлшәй районы, Башкорт АССР, РСФСР, ССРБ) — Россия спортчысы, нәфис гимнастика буенча атказанган спорт мастеры. Россия һәм халыкара ярышлар җиңүчесе, команда зачётында ике тапкыр Аурупа чемпионы (2002Заменяя незаменимых, Известия, 8 ноября 2002, 2004«Кармен» Кабаевой, Советский спорт, 7 июня 2004 , запас уенчы буларак), 2001/02 елгы Дөнья кубогы иясе, БДБ һәм Балтыйк буе илләре яшүсмерләр уеннары җиңүчесе (2002, 2004). Телетапшырулар алып баручы һәм спорт комментаторы.
Биография
Ләйсән Үтәшева 1985 елның 28 июнендә тарихчы һәм китапханәче Альберт һәм Зөлфия Үтәшевлар гаиләсендә туа. Үз интервьюларының берсендә яртылаш башкорт булуын (әнисе буенча) күрсәтә һәм аның кан тамырларында татар, поляк һәм рус каны ага (әтисе катнаш чыгышлы) дип өсти. Православ динен кабул иткәнЛяйсан Утяшева пишет стихи — Комсомольская правда, 29 мая 2009, элек ислам динен тотканМусульманская община Ярославля встретилась со знаменитой спортсменкой Ляйсан Утяшевой — Муслим-пресс, 21/05/2006.
Бабасы Солтангәрәй Гаделгәрәй улы Кирәев (1938―2025), Әлшәй районының мактаулы гражданы (2006), әбисе Зөбәрҗәт Сәгәрьяр кызыЛяйсан Закирова. В Башкирии не стало дедушки Ляйсан Утяшевой. Башинформ, 26.03.2025. Ләйсән Үтәшева Раевкага әбисе һәм бабасы янына еш кайтып йөргән. Һәм аларның йортын үзенең «көч туплау урыны» дип атаганКсения Калинина. «Место силы»: Ляйсан Утяшева о Раевке, мистике и новом телепроекте. Башинформ, 30.11.2022.
1989 елда гаиләсе белән Волгоградка күчеп килә. Әти-әнисе Үтәшеваны балет мәктәбенә бирергә ниятли, әмма кибеткә чиратта торганда кызны гимнастика буенча тренер Надежда Касьянова күреп ала һәм буыннарның сыгылмалылыгын билгеләп үтә. 1994 елдан Татьяна Сорокинада шөгыльләнә. 1997 елда Мәскәүгә күчеп килә, Алла Янина һәм Оксана Скалдина җитәкчелегендә күнегүләр ясый. 1999 елда Үтәшевага спорт мастеры исеме бирелә.
2000 елда Оксана Костина истәлегенә үткәрелгән турнирның көмеш призёры була. 2001 елның сентябрендә Үтәшева Берлинда узган Дөнья Кубогы этабында барлык алты дисциплинада абсолют җиңүче була. Шул ук елның октябрендә Мадридта узган дөнья чемпионатында команда беренчелегендә алтын медаль яулый. Соңрак командасы буенча партнерларын — Кабаева һәм Чащинаны дисквалификацияләү сәбәпле, медальләрдән мәхрүм ителәАлину Кабаеву дисквалифицировали. Известия. 21 февраля 2002. Ләйсән Үтәшевага халыкара класслы спорт мастеры исеме бирелә.
2002 елдан башлап Үтәшева Ирина Винер һәм Вера Шаталина җитәкчелегендә күнегүләр ясый. Словениядә узган халыкара турнирда икенче урынны алганнан соң, май аенда Франциядә, Корбей-Эссонна шәһәрендә рәсми булмаган дөнья чемпионатында җиңүче була. Июнь аенда Мәскәүдә узган яшүсмерләр уеннарында берничә төр ярышта һәм өч төрдә (сикергеч, туп, чукмар) җиңүче була.
Җәрәхәт 2002 елның сентябрендә Самарада күрсәтмә чыгышларда начар әзерләнгән матларга уңышсыз төшү аркасында, табанын авырттыра. Тикшерү җәрәхәтне ачыкламый һәм Үтәшева ярышларны дәвам итә. Аяктагы авыртуларга берничә тапкыр зарлана, тик кабат тикшерүләр берни дә тапмыйНачать сначала История гимнастки Лейсан Утяшевой. 2002 елның декабрендә магнит томографиясе нәтиҗәсендә диагноз куела: бер аягының ладьевид сөяге сынуы һәм, аяк сөякләренең йөген даими башка аякка күчерү сәбәпле, аерылу. Россия хирурглары тарафыннан 5 операция ясала, ладьевид сөяге сынуын беркетүче штифт куела, әмма алар ялганмаган була.
2004 елда Үтәшева яңадан Россия җыелма командасы составында чыгыш ясый башлый, команда ярышларында Аурупа чемпионы була, Латвиядәге һәм Франциядәге халыкара турнирларда җиңү яулый. 2006 елның апрелендә чираттагы тренировкада аның тезе очкан, гипс салынган була. Шуннан соң Ләйсән Үтәшева спортны калдыру турында карар кабул итә.
Спорттан соң Карьерасын тәмамланганнан соң, Үтәшева НТВ телеканалында «Главная дорога» тапшыруын алып баручы була. «Живи» телеканалында «Йолдызлар белән фитнес» тапшыруын алып баручы. 2007 елның маенда «Новая опера» театрында «Болеро» балетында соло партия белән дебют ясый.
2008 елның августында «Несломленная» автобиографик романын тәкъдим итә.2009 елның ноябрендә Үтәшеваның «Знак бесконечности» бию тамашасының премьерасы була. 2010 елдан башлап «НТВ утром» программасында иртәнге гимнастикага багышланган рубрика алып бара. «Спорт Плюс» телеканалында «Личный тренер» программасын алып барган. 2011 елның 15 октябрендә НТВда «Ләйсән Үтәшева белән матурлык академиясе» дигән авторлык программасы старт ала.
2012 елның 11 мартында 47 яшендә йөрәк өянәгеннән спортчының әнисе Зөлфия Үтәшева вафат булаЛяйсан Утяшева впервые откровенно рассказала о жизни с Павлом Волей — 7Дней.ру
2012 елның 22 мартында Romantika радиосында Үтәшеваның «Романтика кафесы» программасы старт ала. 2012 елда «Чемпионки» сериалында бер роль башкара. 2014 елның 23 августыннан ТНТ каналында «Танцы» программасын алып баручы.
2015 елның 14 февралендә Ёлка җырчысы белән бергә «Точки расставлены» альбомыннан «Я тебя буду ждать» җырына клип чыга. 2018 елның ноябрендә «Ральф против интернета» мультфильмында Тиананы яңгырата. 2019 елда «Снежная Королева: Зазеркалье» мультфильмында Альфиданы яңгырата.
Шәхси тормыш 2012 елның 25 ноябрендә актер һәм шоумен Павел Воляга кияүгә чыга. 2013 елның 14 маенда Майамида улы Роберт туа, 2015 елның 6 маенда кызы София туаЛяйсан Утяшева родила Павлу Воле дочь.
Бүләкләр
Россиянең спорт мастеры (1999) Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Россиянең атказанган спорт мастеры (2010 елның 1 июле)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Ләйсән Үтәшеваның рәсми сайты
Төркем:Русия гимнасткалары (нәфис гимнастика) Төркем:Русиянең атказанган спорт осталары Төркем:Россиянең халыкара класслы спорт мастерлары Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1985 елда туганнар Төркем:28 июнь көнне туганнар