Бермуда өчпочмагы () – Көньяк Американың Пуэрто-Рико,Флорида һәм Бермуд утраулары арасындагы Антлантик океанда урнашкан территория. Анда, янәсе, диңгез һәм һава судноларының серле юкка чыгулары була.

Район навигация өчен бик катлаулы: монда бик күп сайлыклар, еш кына циклоннар һәм давыллар пәйда була. Кешеләр кораблар һәм очкычларның юкка чыгуы турында кешеләр күп төрле фикерләр йөртә: гадәти булмаган һава күренешләреннән алып инопланетяннар тарафыннан судноларны урлауга кадәр.

Дөньяның бу районында «серле югалулар» турында Эвард Ван Винкл Джонс беренче тапкыр телгә алды - 1951 елда ул бу районны «Шайтан диңгезе» дип атады.

Экипаж ташлаган төзек суднолар турында һәм вакыт узу белән аномалия кебек башка гадәти булмаган күренешләр турында хәбәр ителә :

Диңгез судносы “Мария Целеста”.

1872 елның 7 ноябрендә бу судно порттан чыккан.Бортта капитан Бенджамин Бриггс, аның хатыны, 2 яшьлек кызы һәм 7 кешедән торган команда иде.Моннан тыш, суднода 1700 бочкалы спирт булган.Алар Нью-Йорктан Генуяга юл тотканнар.Әмма 1ай сәяхәттән соң, 4 декабрь көнне, Британия судносы «Деи Грация», ачык диңгездә, ярым төшерелә торган җилкәннәр астында йөзгән «Мария Целеста»га килеп эләккән.Корабль бөтенләй нормаль хәлдә иде, ләкин бортта бер кеше дә һәм коткару шлюпкасы юк иде.Тик идәндә генә ялгыз кылыч ята иде.Пиратлар дип әйтсәң– алар түгел, чөнки бөтен спирт һәм команданың  шәхси әйберләре урынында калган.Табигый күренешләр дисәң, монсы да дөрес түгел, чөнки кораб нормаль хәлдә иде. Кешеләрнең серле югалуын беркем дә аңлата алмады.

Мондый вакыйгалар күп.Ләкин галимнәр һаман «Бермуд өчпочмагының» серен ачыклый алмыйлар, бары тик аларның берничә теориясы гына бар :

1.Метан чыгарылышы.

Судноларның һәм очкычларның кинәт юкка чыгуын аңлатучы берничә гөмән тәкъдим ителде. Шундый гипотезаларның берсе буенча, суда метанга бай зур куыкчыклар барлыкка килә, аларда тыгызлык шулкадәр түбән ки, кораблар йөзүдә тора алмыйлар һәм шунда ук батып калалар. Һавага менгәч, метан шулай ук очкычларның җимерелүен дә китереп чыгарырга мөмкин, чөнки һава тыгызлыгы түбәнәю аркасында, ул күтәренке көчне киметүгә һәм альтиметрлар күрсәткечләрен бозуга китерә. Моннан тыш, метан һавада двигательләр тукталышына яки шартлауга китерергә мөмкин.

Ләкин, метан гидраты дөнья океанындагы башка урыннарда да урнашкан, шуңа карамастан, анда кораблар югалуның массакүләм очраклары билгесез.

2.Инфратавыш.

Билгеле бер шартларда диңгездә инфратавыш барлыкка килергә мөмкин, ул экипаж әгъзаларына йогынты ясый, паника һәм галлюцинация китереп чыгара, нәтиҗәдә алар суднодан китә алдылар.

3.”Юлбасар дулкыннар”.

Кайбер судноларның, шул исәптән Бермуда өчпочмагында да, һәлак булуының сәбәбе юлбасар дулкыннар булырга мөмкин, алар 30 метр биеклеккә кадәр җитәләр.

Тышкы сылтамалар Бермудский_треугольник. Русча Википедия youtube видеосы

Искәрмәләр

Төркем:Атлантик океанТөркем:Мифология