Лилия Фәрит кызы Гилдеева (1976 елның 14 июне, Зәй, Татар АССР, СССР) — Россия журналисткасы, НТВ каналында «Сегодня» мәгълүмат программасын алып баручы. Биографиясе Татар гаиләсендә туа. Әтисе — дәүләт хезмәткәре, әнисе-башлангыч сыйныф укытучысы.

Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый (1993-1997). Тележурналист карьерасын Яр Чаллыда 1997 елның июлендә «Эфир» җирле телеканалында яңалыклар алып баручы сыйфатында башлый. 1999 елның августында Казанга күчеп килә, корреспондент, продюсер, редактор, яңалыкларны алып баручы, «REN-TV» — «Вариант» каналының төбәк партнерында эшли. 2002 елдан 2006 елга кадәр ТНВда (Татарстанның ике телле (рус, татар) спутник каналы) эшли, «Татарстан Яңалыклары» мәгълүмати программасын алып бара.

2006 елның сентябрендә НТВ каналына чакырыла. Шул вакыттан алып хәзерге вакытка 19:00 сәгатьтә «Сегодня» программасы чыгарылышын алып бара. Төрле вакытта аның белән Алексей Пивоваров (2006-2013), Игорь Полетаев (2013-2014), Александр Яковенко (2014-2015), Михаил Чебоненко (март—август 2015), Василий Максименко (2015-2018) һәм Владимир Чернышев (2018 елдан) эшләгән.

2007 елның июненнән 2014 елның августына кадәр шулай ук «Сегодня в 22:45 (аннары 22:40, 23:00 һәм 23:15)» һәм «Сегодня. Итоги» программаларын алып бара. Гаиләсе Кияүдә. Ире Рөстәм, телевидениедә монтажчы, аннан автосалонда эшли. Ике баласы бар: улы Данил — мәктәпне тәмамлаган, кызы Майя — 2009 елгыЛилия Гильдеева: Быть дурой так приятно. Минут пять.

Бүләкләре Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (2008 елның 23 апреле) Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар Интервью газете «Труд», «Вечерней Москве», «Известиям»

Төркем:Татар алып баручылары Төркем:Татар журналистлары