«Ялгыз тәкәрлек» () — нәфис фильм, драма, режиссер Гасыйм Ширгазинның (Гасыйм Шир-Гази, Гасыйман Шириязданов) 2002 елда Хәбир Ибраһимның «Ялгыз тәкәрлек» әсәре буенча төшергән фильмы.

Тарих Нәфис фильмның күренешләре Апас районы территориясендә ― Борнаш, Әлмәндәр авыллары күлләре буенда төшерелгәнРишат Җамалиев. “Ялгыз тәкәрлек” татар киносын Апасның Борнаш, Әлмәндәр авыллары күлләре буенда төшерделәр. Апастово-информ, 3.09.2017.

Эчтәлеге Сюжет нигезендә ― 1960-еллар татар авылы халкының хокуксызлыгы, мәктәпне яңа тәмамлаган яшь кызы баланың фаҗигале язмышы. Зәйнәп исемле кыз баланың үги әнисе белән яшисе килмичә, мәктәпне бетергәч, шәһәргә китәсе килүеннән җирлек рәисе файдалана — кызны әрәм итә. Әсәрдә интрига туа ― Зәйнәп әлеге гөнаһның җимешен — баласын таба. Конфликт ― озак еллардан соң Зәйнәп кызы Гөлсирин белән авылга кабат әйләнеп кайткач, авыл советы рәисенең малае Рамазан белән Зәйнәпнең (шул ук рәистән туган) кызы Гөлсирин очраша башлыйЭльмира Җәлилова. Хәбир Ибраһим: «Миңа нәүмиз геройлар ошый». Ирек мәйданы, 27.05.2011.

Язучы-сценарий авторының игътибары авыл кешеләренең коллык белән тиңләрлек язмышына юнәлтелгән. Зәйнәпнең бәхетсезлегендә кем гаепле? Аның ятимлеге генәме? Гаеп – аның холкында. Зәйнәп – горур кыз. Әнисе үлгәч, әтисенең Хәят апага өйләнүен кичерә алмый, шуңа авылдан читкә китәргә хыяллана ул. Үги анасының аңа карата булган яхшы мөнәсәбәте дә аның горурлыгын җебетә алмый. Үзенең бу адымы белән кыз үзенә дә, әтисенә дә, кызы Гөлсирингә дә җәза бирә, кино каһарманнарының язмышын боза... Төп каһарман Рамазан үзен-үзе үтерәГалина Зайнуллина. Судьбу осилит смеющийся. Республика Татарстан, 23.10.2008 А. Р. Мотигуллина. Кинороман Х. Ибрагима «Ялгыз тәкәрлек» в зеркале литературной традиции. cyberleninka.ru, 2015.

Актёрлар

Төшерү төркеме Режиссёр: Гасыйм Шир-Гази Сценарий авторы: Хәбир Ибраһим Куючы-оператор: Геннадий Федосеенко Оператор: Рафик Галиев Монтаж режиссеры: Тимур Садыйков Тавыш режиссерлары: Зөфәр Хәйруллин? Андрей Майоров, Степан Барсамов Режиссер ассистенты: Әлфирә Мәһдиева

Әдәбият Хәбир Ибраһим. Ялгыз тәкәрлек : роман, повестьлар, хикәяләр / Хәбир Ибраһим. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2008. - 317, с. : ил., портр.; 20 см.; ISBN 978-5-298-01742-8.

Сылтамалар Ялгыз тәкәрлек. meshok.net А. Р. Мотигуллина. Кинороман Х. Ибрагима «Ялгыз тәкәрлек» в зеркале литературной традиции. cyberleninka.ru, 2015 Ялгыз тәкәрлек. tatar-films.ucoz.ru Гөлнара Исмаева «Ялгыз тәкәрлек» җырын башкара (YouTubeвидео, 05:28)

Искәрмәләр

Төркем:Татар телендәге фильмнар