Халыкара тынычлык елы (БМО).

Вакыйгалар

28 гыйнвар — бортында җиде астронавт булган американ Челленджер шаттлының һәлакәте. 3 февраль — Pixar студиясе ачыла. 5 февраль — ССРБда куллану, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәтләндерү өлкәләрендә кооперативлар рөхсәт ителә. 3 март — Metallica-ның өченче альбомы Master of Puppets чыга. 26 апрель — Габдулла Тукай тууына 100 ел туа. 26 апрель — Чернобыль АЭСында һәлакәт. 3 ноябрь — Федератив Микронезия Штатларының бәйсезлеге игълан ителде. 5 ноябрь — Татар академия театрының яңа бинасы тантаналы рәвештә ачыла.

Туулар

23 гыйнвар — Алсу Шакирова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2007 елдан). 8 февраль — Энҗе Яруллина, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2005 елдан). 22 март — Радик Яруллин, татар музыканты. 24 март — Әхмәт Гарифуллин дин эшлеклесе, Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте рәисе. 27 апрель — Динара Сафина, Русия теннисчысы. 29 апрель — Рөстәм Заһидуллин, ТР юстиция министры (2017 елдан). 13 май — Александр Рыбак, Норвегия җырчысы. 16 май — Меган Фокс, АКШ актрисасы. 2 июль — Линдсей Лохан, АКШ актрисасы. 14 июль — Алсу Зәйнетдинова (Асылъяр), татар җырчысы. 14 июль — Лениза Вәлиева, шагыйрә, прозаик, драматург, телләр белгече һ.б. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2014 елдан), Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты. 2 ноябрь — Филүс Каһиров, татар җырчысы. 24 декабрь — Эльмир Низамов, татар композиторы, пианист.

Вафатлар right|120px|thumb|татар композиторы Сара Садыйкова

8 гыйнвар — Зиннур Насыйбуллин, татар шагыйре. 9 гыйнвар — Әкрам Даутов, Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар композиторы һәм шагыйре. 10 гыйнвар — Ярослав Сейферт, чех язучысы. 15 гыйнвар — Габдулла Бичурин, ТАССР ДИК рәисе. 21 март — Эдуард Касыймов, татар язучысы, фольклорчы. 18 апрель — Әминә Бикчәнтәева, татар шагыйрәсе, балалар язучысы. 19 май — Әнвәр Ахунҗанов, тел белгече, филология фәннәре докторы. 7 июнь — Сара Садыйкова, татар композиторы. 7 июль — Яков Ухсай, чуаш халык шагыйре. 14 июнь — Хорхе Луис Борхес, Аргентина прозаигы, шагыйрь, публицист. 20 июнь — Мохтар Сәгыйтов, әдәбият галиме, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1987) 3 август — Сибгат Хәким, татар шагыйре. 22 август — Җәлал Байяр, Төркия президенты (1950—1960). 4 ноябрь — Галимҗан Латыйп, татар шагыйре, тәрҗемәче. 29 декабрь — Гарольд Макмиллан, британ сәясәтчесе, Бөекбританиянең 65-нче премьер-министры. 31 декабрь — Әгъзам Вәлиев, хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Хисам Камал, татар язучысы, («Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр» исемле китаплары өчен)Тукай премиясе лауреатлары — Хисам Камал.

Нобель премиясе лауреатлары right|100px|thumb|Воле Шойинка Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Эрнст Руска, Герд Биннинг һәм Генрих Рорер. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Дадли Роберт Хершбах, Ли Ян, Джон Чарлз Полани. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Стэнли Коэн, Рита Леви-Монтальчини. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Воле Шойинка. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Джеймс Бьюкенен. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Эли Визель.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

* Төркем:Еллар