Алабуганың иң танылган паркы бу шәһәрдә туган һәм яшәгән күренекле рәссам хөрмәтенә очраклы гына аталмаган. Беренчедән, буалар Шишкиннар йортыннан ерак түгел, аннан парк зонасына могҗизалы күренеш ачыла. Пейзажчы рәссам әлеге урыннарның матурлыгы белән илһамланган. Икенчедән, парк төзүгә һәм территорияне төзекләндерүгә аның әтисе Иван Васильевич Шишкин күп көч куйган.
Бүген Алабуганың әлеге истәлекле урыны буалар гына түгел, фонтаннар, беседкалар, җәяүлеләр юлын да үз эченә ала. Биредә тыныч ял итү һәм матур табигать белән хозурлану өчен бар нәрсә дә бар. Бу йортта рәссамның балалык һәм яшүсмер еллары узган. Алабугада рәссамның күп кенә танылган картиналары язылган. 1940 елда Шишкиннар йортында музей ачылды. Ике катлы йорт территориясендә рәссам яшәгән чорның интерьерлары, оригиналь көнкүреш әйберләре урын алган. Музейда барлыгы уналты зал бар. Экспозициядә мастерның картиналарына да урын алган. Бөек рус рәссамына бронза һәйкәл шәһәрдә 1991 елның көзендә куелды.