Бакыев Рузалин Зәкуан улы (, — , ) – спортчы (чаңгы спорты), ССРБнең халыкара дәрәҗәле спорт остасы (1979). ССРБ (1981, 4x10 км эстафетасында), 8 нче дус армияләр Спартакиадасы (1983, 4x10 км эстафетасында), Дөнья кубогы этабы (1981, 30 км узышында), ССРБ һөнәри берлекләре спартакиадасы (1979-80, 15 һәм 30 км га узышларында) чемпионы.Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В
Биография
Бакыев Рузалин Закуан улы 1955 елда Ютазы районы Яссы-Тугай авылында туа. Дүртенче сыйныфка кадәр туган авылында укый, аннары Ютазы мәктәбендә белем ала. Биредә аның спорт карьерасы башлана. Спортчының үзе сөйләвенә караганда, нәкъ менә әлеге мәктәпнең физкультура укытучылары Фәнис Мөгамбәр улы Гәрәев һәм Спартак Салих улы Вахитов малайда спортка карата кызыксыну булуны күреп алалар һәм аның белән ныклап торып шөгыльләнә башлыйлар. Алар җитәкчелегендә ул, тугызынчы сыйныфта укыганда, үзен чаңгы спортында сынап карый. 1973 елда Ютазы мәктәбен ул инде танылган спортчы буларак тәмамлый. Шул ук елны Рузалин Бакыев Казан дәүләт педагогия институтының (КДПИ) физик тәрбия бирү факультетына укырга керә. Анда 1978-1982 елларда Татарстан буенча СССР спорт комитеты тренеры булып торган Сабирҗан Нәфыйков белән таныша. Сабирҗан Әхмәтҗанович янына ул беренче разрядлы спортчы булып килә, ә менә аның җитәкчелегендә шөгыльләнгәндә инде бер елдан соң “Буревестник” яшүсмерләр җәмгыятенең җыелма командасына, асылда, СССР студентлар җыелма командасына эләгә. «Буревестник» стартларында җиңү яулый, шуннан соң 1975 елда Ливиньода узган кышкы Универсиадада катнаша.
1983 елда Мәскәү кызына өйләнә һәм 1990 елда даими яшәү урыны Мәскәү шәһәренә күченеп китә. Башта Мәскәү хәрби округының СКА-13тә эшләү тәкъдиме ала, ә аннары СССР таркалуга бәйле авыр вакытлар башлана. Туксанынчы еллар уртасында “Хезмәт резервлары” спорт мәктәбенә очраклы рәвештә кереп, аңа спортка яңадан кайту тәкъдиме ясыйлар. Инструктор-методист булып эшли башлый, аннары озак вакытлар директор урынбасары вазифасында була. Хәзерге вакытта ул “Хезмәт резервлары” ШОР ДБУнең чаңгы ярышлары бүлеге начальнигы.
Бүләкләре 1979 елдан ССРБның Халыкара классы спорт мастеры 2006 елдан “Русия Федерациясенең Атказанган физик культура һәм спорт эшчесе” 2016 елдан “Русиянең физик культура һәм спорт Отличнигы"
Чыганаклар
Ютазинский район, книга посвященная 25-летию Ютазинского района, Казань:2016, С.47-48 Искәрмәләр
Төркем:Татар спортчылары Төркем:Чаңгычылар