Казан авиапредприятиясе (юридик атамасы — «Казанское авиапредприятие» ААҖ) — Казан халыкара аэропортында урнашкан Россия авиакомпаниясе.
Тарих Казан авиапредприятиесенә 1994 елның 1 гыйнварында, 1932 елдан бирле эшләгән 168 очу отряды базасында нигез салына. 2011 елның октябрендә авиапредприятие Bell 407, Bell 427, Bell 430, Bell 206(А/В) вертолетларына хезмәт күрсәтү буенча рәсми вәкил сертификаты алды. Шул ук елны «Казан авиапредприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте, билгеләнгән үрнәктәге сертификат алып, 250 нче серия двигательләре буенча Rolls-Royce фирмасының Техник ярдәм үзәге буларак авторизацияне тәмамланды.
Эшчәнлек Авиакомпания түбәндәге хезмәтләрне тәкъдим итә:
Нефть үткәргечләрне, газ үткәргечләрне, автомагистральләрне һәм элемтә линияләрен күзәтү; Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү һәм парашютчыларны десантлау буенча очышлар; Тәүлек буе эзләү һәм авария-коткару эшләрен башкару; Һавадан төшерүнең барлык төрләрен башкару; Авиация-химия эшләре; Вертолётка тышкы подвеска асып йөк ташу; Елга һәм каналларның яр буйларын тикшерү; Урман хуҗалыгына хезмәт күрсәтү.
Шулай ук Ми-8ПС (пассажирлар модификациясе), Ми-2, Robinson R44 вертолетларында чартер очышлар тәкъдим ителә. Авиация персоналын медицина тикшерүе уздыруга сертификат бар.
Элегрәк (2010 елга кадәр) Казан — Уфа — Екатеринбург маршрутлары буенча Л-410УВП самолетларында авиарейслар башкарылды. Маршрут икътисади сәбәпләр аркасында ябылган.
Флот
Авиапредприятиенең рәсми сайты мәгълүматлары буенча авиакомпания флоты түбәндәге һава судноларыннан тора:
Вертолётлар:
Bell 407 — 1 данә Robinson R44 — 7 данә Bell 430 — 2 данә Bell-429 — 1 данә Bell 206В3 — 1 данә Ми-2 — 7 данә Ми-8 —11 данә
Элегрәк флотта башка авиалайнерлар да бар иде, шул исәптән өч Ил-86.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Компаниянең рәсми сайты
Төркем:Татарстан авиациясе Төркем:Һава ширкәтләре Төркем:Русия ширкәтләре