«Казан утлары» — 1922 елдан Казанда татар телендә чыгучы журнал. XX гасырның икенче чирегендә ул татар халкының төп журналы булган. Бөек Ватан сугышы чорында да, СССРда күпләп гәҗит-журнал ябылып торганда да ул чыгудан туктамаган.
Татар язучыларының иң яхшы романнары, повестьлары, хикәяләре әүвәл шушы журналда дөнья күрә. Биредә шулай ук пьесалар, күренекле шәхесләрнең истәлекләре һәм көндәлек язмалары, театр һәм җыр сәнгате турындагы мәкаләләр, юмор-сатира әсәрләре басыла. Татар халкының тарихы, рухи мирасы һәм хәзерге хәле журналның төп, үзәк темасы булып тора.
Журналның гамәлгә куючысы — «Татмедиа» ААҖ.
Баш мөхәррир булып озак еллар Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин эшләде, 2014-2017 елларда — Илфак Ибраһимов, 2018 елдан — Рөстәм Галиуллин.
Журналга Россия Федерациясенең барлык почта бүлекчәләрендә дә язылып була.
Тарих 1922 елның май аеннан бирле татар телендә чыга. 1922-30 елларда — «Безнең юл», 1930-33 елларда — «Атака», 1933-65 елларда — «Совет әдәбияты», 1965 елдан башлап «Казан утлары» исеме белән дөнья күрә. 1977 елның 17 гыйнварында «Мактау билгесе» ордены белән бүләкләнә. 2006 елның февралендә «Казан утлары», элекке СССРның әдәби журналлары арасында беренче булып, 1000нче санын чыгарды. Шул мең саннан иң шәп әсәрләрне сайлап, «Сүнмәс утлар балкышы» дигән, матбугатта бик югары бәя алган антология дә нәшер ителә.
Җитәкчеләре "Совет әдәбияты": 1947 (1-4) — вакытлы җаваплы редактор Г. Разин 1945 (5) — 1947 (6) җаваплы редактор Газиз Иделле 1947 (7-10) — редколлегия 1947 (11) — 1949 (4) җаваплы редактор Кави Нәҗми 1949 (5) — 1950 (4) вакытлы җаваплы редактор Афзал Шамов 1950 (5) — вакытлы җаваплы редактор Гази Кашшаф 1950 (6) — 1950 (3) җаваплы редактор Гази Кашшаф 1952 (4,5) — җаваплы редактор өчен Габдрахман Әпсәләмов 1952 (6) — 1958 (2) — җаваплы редактор Гази Кашшаф 1958 (3) — 1963 (2) — җаваплы редактор А. Гумеров 1963 (4) — 1965 (5) — җаваплы редактор Газиз Мөхәммәтшин "Казан утлары": 1965 (6) — җаваплы редактор Сибгат Хәким. 1965 (7) — җаваплы редактор Әхсән Баянов 1965 (7) — 1968 (4) — җаваплы редактор Рафаэль Мостафин 1968 (5-8) — редактор Ләбибә Ихсанова 1968 (9) — 1971 (9) — баш редактор Зәки Нури 1971 (10) — 1974 (10) — баш редактор Гариф Ахунов 1974 (11) — 1982 (12) — баш редактор Зәки Нури 1983 (1) — 1989 (12) — баш редактор Ренат Харис 1990 (1-6) — баш редактор, 1990 (7) — 2013 (12) — баш мөхәррир Равил Фәйзуллин 2014 (1) — 2017 (1) — баш мөхәррир Илфак Ибраһимов 2018 (2) — баш мөхәррир Рөстәм Галиуллин 2025 ― баш мөхәррир Алмаз ГыймадиевЗөлфия Шәвәлиева. Алмаз Гыймадиев «Казан утлары» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде. Татар-информ, 1.10.2025.
Журналның тиражлары 1965 (6) — 20 228 1970 (1) — 86 246 ↑ 1975 (1) — 90 000 ↑ 1980 (1) — 94 800 ↑ 1990 (1) — 81 049 ↓ 2005 (1) — 7 025 ↓ 2018 (1) — 4 100 ↓ 2022 (7) — 7 523 ↑ 2023 (1) — 6 041 ↓ 2023 (7) — 5 459 ↓
Кызыклы фактлар Бөек Ватан сугышы чорында аның кайбер нөсхәләрен, корал һәм азык-төлек белән бергә, дошман тылындагы сугышчыларга парашют белән ташлаганнар.
Танылган хезмәткәрләре
... ...
башлау тәмамлау исем тасвирлама туу датасы үлем датасы Фатыйх Әмирхан татар язучысы, драматург, публицист, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе. Татар сатира жанрын тудыручы 1886-01-01 1926-03-09 1964 1971 Зәки Нури Шагыйрь (1921-1994), җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1983) 1921-12-24 1984-02-181994-02-28 Роберт Миңнуллин татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе 1948-08-01 2020-03-27 1961 1977 Вакыйф Нуруллин татар язучысы 1935-05-01 2026-03-23 Гомәр Гали татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче 1900-06-16 1954-07-06 1978 1979 Гәрәй Рәхим татар шагыйре, язучы һәм сәнгать эшлеклесе 1941-07-15 2021-09-06 1974 1983 Марсель Галиев татар шагыйре, язучы 1946-10-08 Микъдәт Юныс улы Борындыков татар совет дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе (1896-1965), сталинист репрессияләр корбаны (1930-1955) 1896-01-15 1965 1989 2013 Равил Фәйзуллин татар шагыйре 1943-08-04 Вил Ганиев 1934-07-10 2005-04-07 2010-11-012018-01 2011-12-152025-09-01 Рөстәм Галиуллин язучы 1987-11-26 Айгөл Әхмәтгалиева язучы, драматург, журналист, мөхәррир 1973-11-27 1977 1985 Солтан Шәмси татар тарихчысы, язучысы, әдәби тәрҗемәчесе 1946-02-10
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татарча журналлар Төркем:Татарстан журналлары Төркем:Әдәби журналлар