Вакыйгалар 6 апрель — Мәскәүдә беренче трамвай йөри башлый. 21 август — Казан тирәсендә телефон линияләре сузыла башлый. 11 октябрь — Икенче инглиз-бур сугышы башлана.

Туулар

1 гыйнвар — Хаҗиәхмәт Галимов (Хаҗи Бохарский), театр һәм кино актеры, режиссер (Уфа). 10 март — Әмир Нәҗип, шәркыятьче галим, тюрколог. 29 март — Лаврентий Берия, совет дәүләт эшлеклесе. 4 апрель — Шәймардан Ибраһимов, совет дәүләт һәм партия эшлеклесе, инкыйлабчы. 16 апрель — Зәйнәп Камалова, актриса. ТАССРның атказанган артисты (1957). Бөтенрусия мөслимәләренең беренче корылтаенда катнашучы (1917). 15 июнь — Шакир Насыйров, «Сәйяр» артисты, музыка укытучысы. 21 июль — Эрнест Хемингуэй, АКШ язучысы. 28 июль — Якуб Агишев, татар әдәбият галиме, әдәби тәнкыйтьче. 13 август — Альфред Хичкок, АКШ режиссеры. 15 август — Миңлегали Шайморатов, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары каһарманы, Атлы башкорт дивизиясе командиры. 24 август — Хорхе Луис Борхес, Аргентина прозаигы, шагыйре һәм публицисты. 28 август — Андрей Платонов, рус язучысы. 15 сентябрь — Абдулла Йосыпов драма актеры, режиссер, педагог, 13 декабрь — Борис Ишбулдин-әл-Бәкри, тарихчы, икътисадчы, профессор. 29 декабрь — Нәкый Исәнбәт, галим, язучы.

Вафатлар

Төркем:1899 ел Төркем:Еллар