Вакыйгалар 27 февраль — Түбән Кама шәһәре нигезләнә. 9 март — Далай-лама XIV Тибетның бәйсезлеген тануы соравы белән БМО-га мөрәҗәгать итте. 27 март — Беренче тапкыр Халыкара театр көне билгеләнә. 12 апрель — Беренче тапкыр кеше космоска оча (Юрий Гагарин). 16 июнь — Рудольф Нуриев Франциядә сәяси сыену сорый. 18 сентябрь — Африкадагы авиаһәлакәттә БМО-ның генераль сәркатибы Даг Хаммаршельд белән 15 кеше вафат була. 18 октябрь — КПСС XXII Съезды фирка программасын кабул итә һәм 1980 елга коммунистик җәмгыять төзү максатын куя. 24 ноябрь — БМО Генераль Ассамблеясе атом коралын тыю турындагы декларацияне кабул итә.
Туулар
16 гыйнвар — Мөнир Вафин, татар язучысы, журналист. 19 гыйнвар — Рәфыйк Таҗетдинов, музыкант, педагог, ТР халык артисты. 29 гыйнвар — Мансур Гыйләҗев, драматург. 16 апрель — Идрис Сәетгалиев, татар журналисты, Башкортстаның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре. 29 март — Илфат Фәйзрахманов, татар журналисты. 29 апрель — Фирая Солтанова-Жданова, җиңел атлетика буенча Татарстанның һәм Русиянең атказанган спорт остасы, Чаллының мактаулы гражданы. 10 май — Рәмзия Закирҗанова, Кариев театры актрисасы, ТР атказанган артисты. 6 июнь — Фәнис Фәтхи, татар язучысы, журналист. 8 июнь — Рәис Миңнеханов, Саба районы башлыгы. 17 июнь — Рөстәм Зәбиров, архитектор, Тукай бүләге иясе (2012). 1 июль — Диана Спенсер, Карл IIIнең беренче хатыны. 18 июль — татар язучысы Зиннур Хөснияр. 5 июль — Федор Батков, ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе (2017 елдан). 9 июль — Марат Бариев, сәясәтче. 28 июль — Рамил Нотфуллин, 2012 елдан ТР Балтач районы башлыгы. 4 август — Барак Обама (Barack Hussein Obama), АКШ-ның 44-нче президенты. 1 сентябрь — Сергей Говорухин, кино режиссеры, сценарий язучы, прозаик. 14 сентябрь — Илдар Әхмәтвәлиев, Уфа рәссамы, татар рәссамнары төркеме «Чыңгызхан» әгъзасы. 24 сентябрь — Тимерҗан Кәлимуллин, танылган көрәшче. 20 октябрь — Әсгать Сәфәров, Татарстан президенты аппараты җитәкчесе, генерал-лейтенант. 27 октябрь — Рөстәм Вәлиев, гармунчы-виртуоз. 11 ноябрь — Ләбиб Лерон, татар язучысы, шагыйрь, әкиятче. 25 декабрь – Рафаил Насибуллов, классик көрәш буенча Европа чемпионы.
Вафатлар
17 гыйнвар — Патрис Лумумба (Patrice Emery Lumumba), Конго милли каһарманы. 9 апрель — Әхмәт Зогу, Албания короле (1928-1939). 30 апрель — Шәфигулла Бикчурин, ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссары урынбасары. 20 июнь — Әнвәр Кәримов, хәрби очучы-сынаучы. 22 июнь — Закир Аюханов, татар мәгърифәтчесе. 27 июнь — Мохтар Әвәзов, казакъ язучысы. 2 июль — Эрнест Хемингуэй, АКШ язучысы. 1 октябрь — Хәйри Гыймади, татар тарихчысы. 2 ноябрь — Николай Никольский, этнограф, журналист, Казан университеты профессоры, рус-чуаш сүзлеген төзүче (1909), «Хыпар» гәзитенә нигез салучы. 11 декабрь — Елизавета Сыртланова, театр артисты.
Төркем:Еллар Төркем:1961 ел