Вакыйгалар 11 гыйнвар — ХКШ Совет Русиясендә продразверстка сәясәтен кертә. 13 гыйнвар — губернасы, Семочки белән Пашат авылларында ЧК отряды 53 кешене атып үтерә. 3 февраль — кызыллар отряды оештырган Чертуштагы вәхшәт. 25 гыйнвар — Милләтләр лигасы оештырыла. 21 март — Маҗарстан Совет Республикасының оешуы игълан ителә. 11 апрель — колчакчылар Бөгелмәне алалар. 6 июль — дирижабльның беренче трансатлантик очышы. 9 июль — алман рейхстагы күпчелек тавыш белән Версаль килешүен ратификацияли. 22 июль — Татарстан китап нәшрияты оештырыла (РСФСР Госиздат бүлеге). 2 октябрь — АКШ президенты Вудро Вильсон, инсульт кичереп, фактик рәвештә президентлыктан китә. 22 ноябрь — Мәскәүдә узган II Шәрыкъ коммунистик оешмалар съезды Татар-Башкорт Совет Республикасын оештыру эшләрен дәвам итүне хуплый. 26 декабрь – Совет хөкүмәте «РСФСРда наданлыкны бетерү турында» декрет кабул итә.

Туулар

8 февраль — Кузьма Новоселов, очучы, Советлар Берлеге каһарманы. 21 март — Әнвәр Давыдов, татар язучысы. 10 апрель — Әгъзам Вәлиев, хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы. 12 апрель — Абдулла Кротов, сукыр җырчы һәм музыкант, борынгы татар-мишәр халык җырларын саклаучы һәм башкаручы. 10 май — Камил Фасиев, дәүләт эшлеклесе, галим. 29 май — Сәйтнәфи Сәидвәлиев, Советлар Берлеге Каһарманы, тупчы. 3 июнь — Ибраһим Газизуллин, Советлар Берлеге Каһарманы (1944), хәрби очучы. 4 июль — Касыйм Миршан (Kâzım Mirşan), татар чыгышлы төркияле төзүче-инженер, Муса Җәлил дәфтәрләрен илгә тапшырган кеше. 15 июль — Галимҗан Камалиев, Советлар Берлеге Каһарманы. 24 июль — Фаикъ Камал, актер. 15 сентябрь — Сәгыйть Улямаев, генерал-майор. 7 октябрь — Мөхәммәт Булатов, тарихчы 20 октябрь — Мостай Кәрим, башкорт язучысы. 1 ноябрь — Шәрәф Мөдәррис, татар шагыйре. 12 декабрь — Павел Миронов, Советлар Берлеге Каһарманы. 12 декабрь — Локман Бадыйкшан, язучы. 23 декабрь — Харис Якупов, татар рәссамы. 29 декабрь — Зәкия Туишева, театр артисты, режиссёр. 29 декабрь — Гатаулла Минаев (Николай Орлов), Советлар Берлеге Каһарманы.

Вафатлар Шулай ук карагыз: :Төркем:1919 елда вафатлар 15 гыйнвар — Карл Либкнехт, Германияның коммунист партиясенең оештыручыларыннан берсе. 28 март — Шәехзадә Бабич, татар-башкорт халыкларының уртак шагыйре. 31 март — Виктор Тихомирнов, инкыйлабчы, «Республика Татарстан» газетасының беренче мөхәррире. 9 август — Руджеро Леонкавалло, итальян композиторы. 27 октябрь — Габдрахман Мангушев, «Сәйяр» актеры. 19 декабрь — Мансур Солтанов, беренче татар музыка профессоры.

Төркем:1919 ел Төркем:Еллар