Вакыйгалар 11 гыйнвар — Баулы, Лаеш, Шөгер район үзәкләре шәһәр тибындагы бистәләр итеп үзгәртелә. 12 гыйнвар — ССРБда үлем җәзасы кайтарыла. 8 март — ССРБ үзенең атом-төш коралы булуы турында игълан итте. 31 март — Далай-лама XIV кытайлар басып алган Тибеттан кача. 28 апрель — ССРБ Министрлар Советы карары белән Татнефть берләшмәсе барлыкка килә. 25 июнь — Төньяк Корея Көньяк Кореяга һөҗүм итә: Корея сугышы башлана. 3 август — БМО Иминлек Шурасы Кытайның БМО-га керүгә карша тавыш бирде. 21 октябрь — Кытай гаскәрләре Тибетны басып алалар.
Туулар
13 гыйнвар — Владимир Федотов, баянчы, Тукай премиясе лауреаты (2010). 28 гыйнвар — Минсәлим Тимергазиев, Себер татарларының декоратив-гамәли сәнгате традициясендә эшләүче оста. 19 февраль — Георгий Ковтун, хореограф, Тукай премиясе лауреаты (2015). 21 февраль — Борис Тимеркәев, галим-физик. 25 февраль — Риф Гатауллин, композитор. 1 март — Тәлгать Нәҗмиев, татар язучысы, журналист. 1 март — Рашат Низамиев, татар язучысы, шагыйрь. 3 март — Рузия Мотыйгуллина, РФ атказанган, ТР халык артисты. 5 март — Рәфыйк Билалов, Татарстанның атказанган архитекторы. 14 апрель — Ирек Сабиров, татар язучысы. 28 апрель — Владимир Иванов, Уфа археологы. 10 май — Фаил Әхмәдиев, галим. 30 май — Рәниф Шәрипов, татар шагыйре. 6 июнь — Илдар Хәйруллин, актер, педагог, РФ атказанган (1999), ТР халык (1991) артисты.. 9 июнь — Луара Шакирҗанова, артистка. 10 июнь — Госман Хәбибуллин, Казандагы Г. Тукай музееның беренче директоры. 30 июнь — Зөләйха Хәкимҗанова, татар артисткасы. 1 июль — Камил Кәримов, татар язучысы. 15 июль — Римма Ибраһимова, татар җырчысы. 16 июль — Камил Монасыйпов, музыкант (альт). 12 август — Гамирҗан Дәүләтшин, татар галиме, тарихчы. 13 август — Маризь Кемаль, эрзя шагыйрәсе, язучы. 15 август — Ильяс Фәйзуллин, рәссам, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе. 19 август — Рубин Абдуллин, Казан консерваториясе ректоры. 25 август — Нух Якупов, татар галиме. 2 сентябрь — Шамил Хәмәдинуров, татар җырчысы. 5 сентябрь — Хафиз Салихов, министр. 13 сентябрь — Ринат Нәбиев, татар галиме, тарихчы. 20 сентябрь — Шамил Хисаметдинов, Олимпия чемпионы. 25 сентябрь — Шамил Тимербулатов, композитор. 14 ноябрь — Шамил Бариев, татар артисты. 15 ноябрь — Мөҗәһит Әхмәтҗанов, балалар шагыйре. 5 декабрь — Фәүзия Бәйрәмова, татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе. 19 декабрь — Нияз Халитов, татар архитекторы.
Вафатлар
13 гыйнвар — Галимҗан Шәрәф, милләт хадиме. 11 июнь — Александр Казаков, Советлар Берлеге Каһарманы (1944). 24 август — Василий Гордов, Советлар Берлеге Каһарманы (1945), сәргаскәр. 27 август — Чезаре Павезе, итальян шагыйре. 25 ноябрь — Густав Рамстедт, швед лингвисты, дипломат.
Төркем:1950 ел Төркем:Еллар