Маври́кий яки Мауритиус (ингл. Mauritius, фр. Maurice) — Африка кыйтгасына кергән утрау-дәүләт.
Илнең составына Маврикий утравы, Родригес утравы (көнчыгышка 560 км) һәм тышкы утраулар (Агалега, Сент Брендон һәм ике бәхәсле территория) керә. Маврикий һәм Родригес (көньяк-көнчыгышка 172 км) француз диңгез арты территориясе якындагы Реюньон белән бергә Маскарен утрауларның өлешен тәшкил итә. Илнең мәйданы 2040 квадрат км. Илнең башкаласы һәм иң зур шәһәре — Порт-Луи.
Маврикий Чагос архипелагы (Берләшкән Корольлек) һәм Тромелин утравына (Франция) претензия ясый. Берләшкән Корольлек Чагос Архипелагын Маврикий территориясеннән Маврикийның бәйсезлегенә кадәр 1965 елда кисеп ала.
Урта гасырларда Маврикий утравы гарәпләр һәм португаллар тарафыннан зиярәт кылынган, алар аны тәңгәл рәвештә Дина Ароби һәм Сирне дип атаган. Нидерланд җөмһүрияте 1638 елда колониягә нигез салганчы монда кеше яшәмәгән, голландлар утрауны Принц Морис Нассаудан хөрмәтенә атаганнар. Голланд колониясе 1710 елда ташланган булган һәм биш елдан соң француз колониясе булган һәм Иль де Франс дип аталган. Үзенең стратегик позициясе өчен Маврикий Һинд океанының "йолдызы һәм ачкычы" дип аталган.
Маврикий Сүәеш каналы ачылганчы, Европадан Көнчыгышка сәүдә юлларында танылган база булган һәм Франция һәм Британия арасындагы көрәштә катнашкан. Французлар Гранд Порт Бәрелешен отканнар, бу аларның бу сугышлар дәвамында бердәнбер диңгез җиңүе булган, ләкин алар британлыларның Малерё борынында өч ай узгач төшүләрен кире кага алмаганнар. Алар рәсми рәвештә бәреп керүнең бишенче көнендә җиңелүләрен таныганнар, бу 1810 елның 3 декабре булган, аларның шартлары түбәндәгечә булган: үз җирләрен һәм милкен саклап калырга, француз теле кулланылышта булу һәм җиңаять һәм граждан эшләрендә Франция законын саклап калу.
Британия хакимияте астында утрауның исеме Маврикийга үзгәртелгән. Ил 1968 елның 12 мартында яңа матәм кабул итүдән соң бәйсез булган һәм 1992 елда Дәүләтләр Союзы составында республика булган.
Маврикий кешеләре күпмилләтле, төрле динле, төрле мәдәниятле һәм күптелле. Утрауның хакимияте Вестминстер парламент системасына якын модельләштерелгән, һәм Маврикий демократия һәм икътисадый һәм сәяси ирек өчен югары рейтингларга ия. Башка Маскарен утраулары белән бергә Маврикий үзенең төрле флора һәм фаунасы өчен билгеле, шул ук вакытта күп төрләр утрау өчен эндемик. Утрау кеше урнашудан соң кыска вакыт эчендә кеше эшчәнлеге тарафыннан башка кош төрләре белән беррәттән юк ителгән додоның бердәнбер йорты буларак киң танылган.
Этимология Хәзер Маврикий буларак билгеле утрау булуының беренче тарихи теркәлүе итальян картограф Альберто Кантино 1502 елда ясаган картасында була. Шулай ук Маврикий урта гасырларда утрауга беренче тапкыр зиярәт кылган гарәпләр тарафыннан башта Дина Ароби дип аталган.
1507-нче елда Португальлеләр кеше тормаган утрауга зиярәт кылалар. Иң элек Португалия карталарында утрау Сирне исеме астында пәйда була, бу 1507 ел экспедициясенең кораб исеменнән килеп чыккан. Башка бер Португальле диңгезче Дон Педро Маскаренас архипелагка Маскареннар исемен бирә.
1598 елда Адмирал Вибранд ван Варвик җитәкчелегендә эскадра Гранд Портта төшә һәм утрауны Голландия Республикасы җитәкчесе Принц Морис ван Нассау хөрмәтенә атый. Соңрак утрау Франция колониясе булган һәм исеме Иль де Франска үзгәртелә. 1810 елның 3 декабренда Французлар Наполеон сугышларыннан соң җиңелә. Британия хакимияте астында утрауның исеме Маврикийга үзгәртелә, француз телендә бу гадәттә Maurice (әйтелеше: [mɔˈʁis]) һәм Île Maurice-ка туры килә, Маврикий креол телендә Moris.
Тарихы Маврикий утравында беренче язмада теркәлгән урта гасырларда гарәпләр тарафыннан зиярәтенә кадәр кеше яшәмәгән, гарәпләр аны Дина Ароби дип атаган. Шулай да, утрау моңа кадәр борынгы заман диңгезчеләре тарафыннан зиярәт кылынган булуы ихтимал; Голландияләр тарафыннан Маврикий утрауларында балавыз пластиналар табылган, ләкин пластиналар сакламаганга күрә, аларның чыгышы грек яки финикияныкы яки гарәпләрнеке булуы турында әйтеп булмый.
1507-нче елда Португалия диңгезчеләре кеше яшәмәгән утрауга килгәннәр һәм килеп тора торган базага нигез салганнар. Португалия сәяхәтчесе Диого Фернандес Перейра Маврикийда төшкән беренче европалы булган. Ул утрауны "Сирне утравы" дип атаган. Португалиялеләр озак тормаганнар, чөнки алар утраулар белән кызыксынмаганнар.
Голландия Маврикие (1638—1710) 1598-енче елда Адмирал Вибранд Ван Варвик җитәкчелеге астында эскадра Гранд Портта җиргә төшкән һәм утрауны илнең хакиме хөрмәтенә, Принц Морис ван Нассау хөрмәтенә "Маврикий" дип атаганнар. Голландиялеләр утрауда 1638-енче елда кечкенә колониягә нигез салганнар, анда алар эбонит агачларын эксплуатацияләгәннәр һәм шикәр камышы керткәннәр, шулай ук йорт хайваннарын һәм боланнарны керткәннәр. Голландия сәяхәтчесе Абель Тасман моннан Австралиянең көнбатыш өлешен ачу өчен чыккан. Беренче Голландия колониясе егерме ел дәвамында сакланып калган. Моннан соң берничә мәртәбә эшләп караганнар ләкин колонияләр беркайчан да дивидендлар китерерлек кадәр җитештермәгәннәр һәм бу Голландиялеләрнең Маврикийны 1710-ынчы елда ташлап китүенә китергән.
Франция Маврикие (1715—1810) Күрше Иль Бурбон (хәзер Реюньон) утравын контрольдә тоткан Франция Маврикий өстеннән 1715 елда контроль алган һәм аның исемен Иль де Франска үзгәрткән. 1735 елда француз губернаторы Бертран-Франсуа Махе де ля Бурдонненың килүе шикәр камышы җитештерүендә нигезләнгән икътисад үсеше белән туры килгән. Махе де ля Бурдонне диңгез базасы һәм кораб төзү үзәге буларак Порт Луига нигез салган.
Аның губернаторлыгы вакытында күпсанлы йортлар барлыкка килгән, аларның кайберләре һаман да тора әле. Шулар арасында Хакимият Йорты, Шато де Мон Плезир замогы, полиция көчләре аппартаментлары булган Линия Бараклары бар. Утрау Француз Көнчыгыш Һиндстан Компаниясе хакимияте астында булган, ул үзенең булуын 1767-нче елга кадәр дәвам иткән.
1767-нче елдан 1810-ынчы елга кадәр, Франция Инкыйлабы кыска дәверен исәпкә алмыйча, бу дәвердә утрауда яшәүчеләр Франциядән фактик рәвештә бәйсез хакимият урнаштырганнар, утрау Франция Хакимияте билгеләгән рәсмиләр тарафыннан контрольдә тотылган. Жак-Анри Бернардин де Сент-Пьер утрауда 1768-енче 1771-енче елга кадәр утрауда яшәгән, соңыннан Франциягә кайткан, анда ул Поль һәм Вирджини ны язган, бу мәхәббәт кыйссасы булган, һәм ул Иль де Франсны француз телендә сөйләшүче урыннарда популяр иткән. Ике мәшһүр француз губернаторы булган: Викомт де Суиляк (ул Порт Луида Шоссины төзегән һәм фермерларны Саванн районында төпләнергә өндәгән) һәм Антуан Бруни д'Энтрекасте (аның карашы буенча Французларның Һинд океанында штаб фатирлары Маврикийда, ә Һиндстандагы Пондишеррида булырга тиеш түгел булган).
Шарль Матье Исидор Декэн Франция Инкыйлаб Сугышларында уңышлы генерал булган һәм кайбер яклардан Наполеон I нең көндәше булган. Ул Иль де Франс һәм Реюньонның губернаторы буларак 1803 елдан 1810 елга кадәр хакимлек иткән. Британия диңгез картографы һәм ачучы Мэтью Флиндерс утрауда Генерал Декэн тарафыннан арестланган һәм тоткарланган булган, бу Наполеон әмеренең бозуы булган. Наполеон сугышлары вакытында, Маврикий француз корсарларының базасына әйләнгән, аннан француз корсарлары Британия сәүдә корабларына уңышлы рейдлар оештырганнар. Рейдлар 1810 елга кадәр дәвам иткән, ул вакытта Король Диңгез экспедияциясе оештырылган, ул инглиз-ирландия аксөяге коммандор Джозиас Роули җитәкчелегндә булган, һәм утрауны басып алырга җибәрелгән. Бу сугышлар вакытында бердәнбер Франция диңгез җиңүе булган Гранд Порт бәрелешендә җиңүгә карамастан, французлар өч ай узгач, Британиялеләрнең Малёрё Борынында төшүләрен кире кага алмаганнар. Алар рәсми рәвештә утрауга бәреп керүнең бишенче көнендә, 1810 елның 3 декабренда җир һәм милек саклап калуы һәм француз теле куллануы һәм Франция канунының җиңаять һәм граждан эшләрендә куллануы шатларында биргәннәр. Британия хакимияте астында утрауның исеме Маврикийга үзгәртелгән.
Британия Маврикие (1810—1968)
Сэр Роберт Фаркуһар губернатор булу белән башланган Британия хакимияте тиз иҗтимагый һәм икътисадый үзгәрүләргә китергән. Шулай да, ул Ратситатане эпизоды белән тап төшерелгән булган. Ратситатане, Мадагаскар Короле Радаманың энесе, Маврикийга сәяси тоткын буларак китерелгән булган. Ул төрмәдән качу бәхетенә юлыккан һәм утраудагы барлык колларны азат итү өчен фетнә күтәргән. Ләкин ул үзенең якыннарының берсе тарафыннан хыянәт ителгән һәм Британия гаскәрләре тарафыннан тотылган һәм үлем җәзасына хаким ителгән булган. Плэн Вертеда 1822-нче елның апреленда аның башы киселә һәм аның башы колларның киләчәктә күтәрелүләрне кисәтү өчен күрсәтелгән булган.
1832-нче елда Адриэн д'Эпине беренче Маврикий гәзитен чыгарган (Le Cernéen), ул хакимият тарафыннан контрольдә тотылган. Шул ук елны прокурор-генерал тарафыннан коллыкны бетереп, колбиләүчеләргә бернинди компенсация түләмәскә дигән хәрәкәт булган. Бу каршы килүгә китергән һәм очраклы фетнәгә китергән, хакимият барлык яшәүчеләргә коралларын тапшырырга әмер биргән. Соңрак, Порт Луиның уртасында калкулыкта (хәзер Цитадель Калкулыгы буларак билгеле) таш кирмән, Форт Аделаида төзелгән, бу теләсә нинди фетнәне бастыру өчен булган.
Коллык 1835-енче елда бетерелә һәм колбиләүчеләр Африка һәм Мадагаскардан Франция оккупациясе вакытында китерелгән колларны югалтулары өчен 2 миллион фунт стерлинг компенсация алганнар. Колбиләүчелекне бетерү Маврикийның җәмгыятенә, икътисадына һәм халкына мөһим тәэсир ясаган. Плантаторлар шикәр камышы басуларында яшәү өчен Һиндстаннан күп санлы яллы эшче китергәннәр. 1834-енче һәм 1921-енче еллар арасында утрауда ярты миллионга якын ялланган эшче булган. Алар шикәр биләмәләрендә, фабрикаларда, транспортта һәм төзелеш урыннарында эшләгәннәр. Моңа өстәп, Британиялеләр утрауга 8740 солдат китергәннәр. Порт Луи култыгындагы Ааправаси Гат, хәзер ЮНЕСКО урыны, Британия плантация хезмәте өчен коллар һәм ялланган эшчеләр кабул итүче төп үзәк булып хезмәт итүче беренче Британия колониясе булган.
19-ынчы гасырның әһәмиятле фигурасы Реми Оллиер булган, ул катнаш килеп чыгышлы искиткеч журналист булган. 1828-енче елда төслеләр Маврикийда рәсми рәвештә юк ителгән, ләкин Британия хакимнәре төсле шәхесләргә аз хакимият биргәннәр, һәм бары тик акларны җитәкче рәсмиләр итеп куйганнар. Реми Оллиер Патшабикә Викториягә петиция язган, ул төслеләрнең хакимият советы әгъзалары булуын сораган һәм бу берничә елдан соң мөмкин булган. Ул шулай ук Порт Луины муниципалитет иткән, шулай итеп гражданнар шәһәрдә үзләре сайлаган вәкилләр аша хаким итә алганнар. Порт Луида аның хөрмәтенә урам аталган, һәм Жардин де ля Компанида 1906-нчы елда аның бюсты куелган. 1885-енче елда Маврикийда яңа конституция кабул ителгән. Ул хаким итүче советка сайланган позицияләр барлыкка китергән, ләкин фрашиза Француз һәм Креол сыйныфлары өчен генә булган.
20-нче гасыр башында, 1901-енче елның ноябренда, Ганди Һиндстан юлында (Көньяк Африкадан) Маврикийда туктаган. Ул утрауда ике атна торган һәм Һинд-Маврикийле җәмәгатьчелекне мәгариф белән кызыксынырга һәм сәясәттә активрак роль уйнарга өндәгән. Һиндстанга кайткач ул яшь адвокат Манилал Доктор аша Һинд-Маврикийлеләрнең торышын яхшыртыр өчен җибәргән. Шул ук ел дәвамында Родригес белән чыбыксыз элемтә аркасында тизрәк элемтә урнаштырылган булган.
1903 елда Маврикийда моторлы машиналар кертелгән һәм 1910 елда Джозеф Мервен тарафыннан җитәкләнгән беренче таксилар хезмәт күрсәтә башлаганнар. Порт Луиның электрификациясе 1909 елда булган һәм шул ук унъеллык дәвамында Маврикий Гидро Электр Компаниясе (Атчиа Бертуганнар җитәкчелеге астында) Плэйнс Вильгелмсларны электр белән тәэмин итү өчен авторизация алган.