Галина Александр кызы Казанцева — татар җырчысы (лирик-колоратур сопрано), Татарстанның халык артисткасы.
Тәрҗемәи хәле Ул 1953 елның 12 ноябрендә Татарстанның Тукай районы Керәшен Маҗыны авылында дөньяга килә. Чаллы шәһәренең татар урта мәктәбен, аннары Әлмәттәге музыка училищесын, мәшһүр опера җырчысы - Казан дәүләт консерваториясе профессоры – Зөләйха Хисмәтуллина курсларын тәмамлый.
Опера иҗаты Беренче булып Галина Казанцева М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» әсәреннән төп рольне — Алтынчәч ариясен башкара. Опера театрында эшләгән вакытта ул барлык спектакльләрдә дә чыгыш ясый. Балалар операсы һәм оперетта, классик опера спектакльләре булмасын, ул күп очракта төп рольләрне оста итеп башкара.
Концерт иҗаты Җырчы бүген дә актив иҗат эшчәнлеге белән яши: Татарстан районнарына концертлар белән чыга. Татар, рус, керәшен халык җырларын, классик әсәрләрне зур осталык белән башкара.
Искәрмәләр
Чыганаклар Белем.ру
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Керәшен татарлары Төркем:Әлмәт музыка көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Татар опера җырчылары Төркем:Шәхесләр:Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Төркем:Татарстанның халык артистлары