Халыкара бәйләнешләр елы (БМО). Time журналы ел кешесе дип Рональд Рейган һәм Юрий Андроповны атый.
Вакыйгалар Болгар-татар шагыйре Кол Гали тууына 800 ел багышланган бәйрәм чаралары уза. 26 гыйнвар — Бөекбританиядә иминлек каешен куллану мәҗбүри булды. 8 март — АКШ президенты Рональд Рейган беренче тапкыр ССРБ-ны «яманлык империясе» дип атый. 7 апрель — 55-нче Оскар премиясен тапшыру тантанасы. 15 апрель — беренче тапкыр Диснейленд АКШ-дан тыш (Токиода) ачыла. 9 июнь — Бөекбритания парламент сайлауларында Маргарет Тэтчер җитәкләгән консерваторлар җиңү яулый. 21 июль — Антарктидада урнашкан Шәрык станциясендә тарихта иң түбән температура күзәтелде: −89,2 °C. 25 июль — Metallica-ның беренче альбомы Kill ’Em All чыга. 14 ноябрь — Бәйсез Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте үз бәйсезлекне игълан итә һәм бары Төркия тарафыннан таныла. 18 ноябрь — БМО Иминлек шурасы Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте бәйсезлеген канунсыз дип таба.
Туулар
3 февраль — Фирдүс Тямаев, татар җырчысы. 5 март — Ләйсән Каюмова, драма актрисасы. 7 май — Александр Легков, Русия чаңгычысы, Олимпия чемпионы (2014). 12 май — Алинә Кабаева, спорт эшлеклесе. 19 май — Илдар Маняпов, балет биючесе, Салават Юлаев бүләге иясе. 6 июнь — Айгөл Сагынбаева, популяр җырчы. 27 июнь — Алсу Сафина, татар җырчысы. 8 июль — Раяз Фасихов, татар җырчысы. 18 июль — Рим Акчурин, скульптор. 15 август — Тимур Юнысов, («Тимати»), Мәскәү җырчысы. 27 август — Җамала (Сусана Җамаледдинова), кырымтатар җырчысы. 13 ноябрь — Лилиана Сафина, татар теле укытучысы, педагог, журналист. 14 декабрь — Алмаз Сабирҗанов, татар драма артисты.
Вафатлар
Заһит Хәбибуллин, татар композиторы. 27 гыйнвар — Луи де Фюнес, француз киноактеры, комик, режиссер, сценарист. 25 февраль — Теннесси Уильямс, Америка язучысы һәм драматургы. 28 февраль — Мияссәр Басыйров, татар язучысы. 13 март — Сәйтнәфи Сәидвәлиев, Советлар Берлеге Каһарманы, тупчы. 26 март — Габдрахман Минский, язучы. 27 апрель — Гариф Гобәй, татар язучысы, тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге рәисе. 26 май — Тимурбәк Дәүләтшин, татар тарихчысы, юрист. 1 июль — Ричард Фуллер, АКШ архитекторы. 26 август — Хәниф Кәрим, башкорт шагыйре. 10 сентябрь — Галия Измайлова (1909—1983) — Татарстан АССР халык комиссары (1938—1943). 27 ноябрь — Семен Игнатьев, Совет фирка-дәүләт эшлеклесе. 29 ноябрь — Латыйф Хәмиди, татар композиторы, Казакъ ССР гимны авторы. 18 декабрь — Габдрахман Таһирҗанов, Ленинград университеты профессоры.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Аяз Гыйләҗев, татар язучысыhttp://gabdullatukay.ru/tat/index.php?option=com_content&task=category§ionid=29&id=90&Itemid=81.
Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Субраманьян Чандрасекар. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Генри Таубе. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Барбара Мак-Клинток. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Жерар Дебре. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Уильям Голдинг. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Лех Валенса.
Чыганаклар
* Төркем:Еллар