Вакыйгалар гыйнвар — Казанда КМПО канаты астында «Машстрой» исемле алкалы хоккей командасы оеша (хәзерге «Ак Барс»). 2 февраль — Муса Җәлилгә Советлар Берлеге Герое исеме бирелә (үлгәннән соң). 25 февраль — КПСС-ның XX съезды вакытында Никита Хрущёв Сталин шәхесе культын тәнкыйтьләде. 20 март — Тунис Франциядән үз бәйсезлеген игълан итә. 23 март — Беренче Ислам республикасы — Пәкъстан оештырыла. 10 май — ССРБда урта мәктәптә өлкән сыйныфларда укыган өчен түләү бетерелә. 14 октябрь — ТАССР ВДНХ-сы (хәзерге «Казан ярминкәсе» ААҖ) ачыла. 28 сентябрь — Алтынчәч операсының яңа куелышы белән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының яңа бинасы ачыла. 29 октябрь — Исраил Мисырга хөҗүм итә. Берничә көннән соң кораллы конфликтка Франция белән Бөекбритания кушыла. 4 ноябрь — Георгий Жуков җитәкләгән Совет армиясе инкыйлабый Будапештны алуга тотына. 22 ноябрь — Мельбурнда XVI Олимпия уеннары башлана. 24 ноябрь — калмык, карачай, балкар, чечен һәм ингушлар автономияләрен торгызу турында КПСС ҮК карары чыга.

Туулар

12 гыйнвар — Николай Носков, композитор, җырчы, музыкант. 29 гыйнвар — Ильяс Айдаров, рәссам, Тукай премиясе (2013). 29 февраль — Алмас Нәзиров, атказанган урманчы. 1 март — Зифа Нагаева, автор-башкаручы. 5 март — Шамил Сериков, классик көрәштә Олимпия чемпионы. 6 март — Рәис Хәннанов, үзешчән татар композиторы (Башкортстан). 22 март — Сергей Погодин, генерал-майор, ТР хәрби комиссары. 23 март — Радик Гәрәев, Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар эстрада һәм опера җырчысы. 25 март — Ирек Биккинин, татар журналисты (Саранск). 26 май — Рәзинә Мөхияр, шагыйрә, галимә. 1 июнь — Марат Зарипов, музыкант (эскрипкә). 3 июнь — Әлфис Гаязов, БР ФА президенты. 19 июнь — Хәлисә Мөхәмәдиева, Башкортстандагы татар журналисты. 30 август — Гөлзада Руденко, Алабуга музей-тыюлыгы директоры. 16 сентябрь — Дэвид Копперфильд, АКШ фокусчысы. 17 сентябрь — Алмазбәк Атамбаев, Кыргызстан президенты. 20 октябрь — Нәбирә Гыйматдинова, татар язучысы. 9 ноябрь — Әхнәф Зиякаев, скульптор-сынчы (Петербург). 18 ноябрь — Сәвия Әкбәрова, татар галиме. 20 декабрь — Зөһрә Шәрифуллина, җырчы.

Вафатлар

12 гыйнвар — Фәррах Дәүләтшин, БАССР халык чәчәне. 15 февраль — Петр Дульский, рәссам, педагог, музей белгече. 18 апрель — Шәфыйка Котдусова, җырчы, пианиночы, ТАССР атказанган артисты. 23 апрель — Сөләйман Вәлиев-Сульва, актер һәм режиссер. 23 июль — Бадыйк Салихов, Дан орденының тулы кавалеры. 6 ноябрь — Габдрахман Сәгъди, тәнкыйтьче, әдәбият галиме, филолог. 20 ноябрь — Хәсән Заманов, Советлар Берлеге Каһарманы. Хәсән Шабанов, татар шагыйре.

Төркем:Еллар Төркем:1956 ел