Дмитрий Андрей улы Фурманов (Дмитрий Андреевич Фурманов, чын фамилиясе — Фурман, 26 октябрь (9 ноябрь) 1891 — 15 март 1926 ел) — рус совет язучысы, революционер.

Биография

Дмитрий Фурманов 1891 елның 26 октябрьдә (9 ноябрьдә) Кострома губернасы Нерехта өязенең Середа авылында (1941 елдан — Фурманов шәһәре) крестьян гаиләсендә туган. Тиздән Фурмановлар гаиләсе Иваново-Вознесенскига күчә.

1900—1903 елларда Фурманов шәһәр училищесында белем ала. 1908 елда Киңәшмә рельный училищесының 5 класска укырга керә. 1912 елда Мәскәү университетының юридик факультетына укырга керә, ләкин тиздән тарих-филология факультетына күчә. 1915 елда укуны тәмамлый һәм Беренче бөтендөнья сугышында Кызыл Крестының шәфкать бертуганы буларак катнаша.

1916 елда Иваново-Вознесенскига кире кайта, анда социалистов-революционерлар һәм анархистлар оешмаларында катнаша.

Октябрь инкыйлабыннан соң, Иваново-Вознесенск губернасы башкарма комитетының рәисенең урынбасары (рәисе — Михаил Фрунзе). 1918 елның июньдә БКП (б)га керә. Иваново-Вознесенск полкының составында, Ватандашлар сугышының фронтына китә. Моннан соң — Василий Чапаевның 25-нче укчылар дивизиясенең комиссары, Төркистан фронтының сәяси идарәсенең башлыгы, Җидесу өлкәсендә Революцион Хәрби Советы вәкиле, Епифан Ковтюх җитәкчелегендәге Кубаньга десантының комиссары.

1924—1925 елларда — Мәскәү пролетар язучылар берләшмәсенең секретаре.

1926 елның 15 мартында менингиттан үлә. Новодевичье зиратында күмелә.

Бүләкләр Кызыл Байрак ордены (1922)

Төп әсәрләр 1922 — «Красный десант» 1923 — «Чапаев» 1923 — «В восемнадцатом году» 1925 — «Мятеж»

Истәлек 1941 елда Середа шәһәренә Фурманов исеме бирелә. Элекке ССРБ шәһәрләрендә (Иваново, Иркутск, Липецк, Салават, Екатеринбург, Винница, Алматы, һ.б.) Фурманов исеме белән аталган урамнар бар.

Тышкы сылтамалар

Биография

Төркем:Рус язучылары Төркем:Революционерлар Төркем:Октябрь инкыйлабы Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар