«Пи тормышы» () — Энг ЛиAng Lee circles 'Life of Pi' film режиссёрының маҗаралар һәм драма жанрындагы 3D форматтагы фильм. Фильм Янн Мартелның 2001 елда бастырылган шул ук исемдәге романы буенча төшерелгән. Премьерасы 2012 елның 28 сентябрендә Нью-Йорк кинофестивалендә үтте. АКШта фильм киң тамашага беренче тапкыр — 2012 елның 21 ноябрендә, Россиядә 2013 елның 1 гыйнварендә күрсәтелде.Life of Pi (2012) — Release dates Америка кино сәнгате институты әйтүенчә, бу фильм — елның иң шәп 10 фильмнарның берсе.

Фильм сюжеты Пи исемле бер ир-ат язучы Янн Мартел белән сөйләшә һәм әңгәмә барышында аңа үзе белән булган бер очракны бәян итә. Аңа 15 яшь булганда, әтисе (зоопарк директоры) алар бөтен гаилә белән Һиндстаннан Канадага күченергә һәм, үзләре белән хайваннарның яртысын алып, аларны шунда сатарга да, яңа тормыш башларга тиеш дип әйтә. Юлда Манилада туктаганнан соң дүртенче көнне кораб көчле давылга эләгә һәм Пи гына котылып кала. Давыл тәмамлангач, Пи аның белән бергә көймәдә котылып калган кайбер хайваннар да барлыгын аңлый. Көймәдә сыртлан, зебра, Апельсинка кушаматлы орангутан һәм Ричард Паркер кушаматлы юлбарыс була. Ахыр чиктә, Пига, юлбарыс белән генә калып, тормыш өчен көрәш алып барырга туры килә.

Барыр юлларында алар балыклар, медузалар, китларны очрата һәм сурикатлар белән тулы сәер, матур һәм шул ук вакыт куркыныч бер утрауга килеп туктала. Бу утраудан киткәч, Пи белән юлбарыс Мексикага килеп җитәләр, һәм юлбарыс, Пи белән хушлашмыйча да, аны калдырып китә. Шунда Пи үз әтисенең "Хайваннар — кеше дуслары түгел" дигәнен исенә төшерә. Шулай да ул юлбарыс белән нинди дә булса элемтәгә керә алган һәм аңа якынлашкан дип ышана. Яр буенда аны бүтән кешеләр табып хастаханәгә илтә. Анда аның белән япония кораб компаниясе эшмәкәрләре сөйләшә, тик шулай да сөйләгән хикәясенә ышанмый. Шулчак ул аларга бүтән хикәяне бәян итә. Бу хикәя — баягы хикәянең чынбарлыкка туры килгән, әмма дәһшәтлерәк версиясе. Аның буенча, корабта хайваннар булмаган, ә алар урынына тормыш өчен Пи, аның әнисе, имгәтелгән диңгезче һәм үтә явыз кораб повары көрәшкән булган. Фильм азагында Пи Янн Мартелга бу ике хикәянең берсен сайларга тәкъдим итә. Язучы юлбарыс белән булганын сайлый, һәм Пи аны Яннга бүләк итә.

Рольләрдә катнашучылар Сурадж Шарма — Пи Патель Табу — Пи Пательнең әнисеTabu to play Irrfan’s mother in 'Life of PI' Адиль Хуссэйн — Пи Пательнең әтисе Ирфан Хан — үсеп җиткән Пи Патель Жерар Депардьё — корабтагы повар Рейф Сполл — Янн МартелTobey Maguire Cut From Oscar Contender 'Life of Pi' — The Hollywood Reporter Аюш Тандон — яшь Пи Патель

Шулай ук карагыз

Кинематограф Оскар (премия) Оскар, 2013

Искәрмәләр

Төркем:АКШ фильмнары