Коръән яки Коръән Кәрим, Коръән Шәриф (гар.: القرآن яки القرآن الكريم, бор. төрк. oqïġu, oqïnġu (~укынгы)https://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover) – Ислам галәменең ышануы буенча, Ислам пәйгамбәре Мөхәммәт(с.г.в.)гә Аллаһ тарафыннан Җәбраил арадашчылыгы аркылы вәһи юлы белән иңдерелгән изге китап.
Төзелеше Коръән сүрәләрдән тора: Фатиха сүрәсе белән башлана, Нәс сүрәсе белән тәмамлана. Аларның саны 114. 86сы Мәккәдә, 28е Мәдинәдә иңгән. Сүрәләр үз чиратында аятьләрдән торалар. Сүрәләр башындагы бисмиллаларны санамаганда, аятьләр саны 6236 (бу сан буенча башка фикерләр дә бар).
Исемнәре һәм тарихы Коръән шулай ук Кәламуллаһ, Китабуллаһ, Фуркан, Тәңзил, Мөсхәф, Китап, Нур һәм Зикер исемнәре астында билгеле. Кулъязма китап килеш беренче тапкыр VII гасырда тупланган.
Мөхәммәдкә иңдерелгән Коръәннең чыганагы буларак Галәмнәрнең яратылышы алдыннан булдырылган бар хикмәт җыентыгы Аль-лаух аль-махфу́з булып тора.«(21) Әлбәттә, ул Аллаһудан иңдерелгән китап – олугъ дәрәҗәле вә хөрмәтле Коръәндер. (22) Ул Ләүхүл Мәхфуздә язылмыштыр.» Коръән, (Ногъмани тәфсире. Бүруҗ (Каланча) сүрәсе (85):21-22 аятьләре)
Мөселманнар, Коръән укуның саваплы булуына ышанганга күрә, гади хәрефләр белән генә язылган очракта нәселдән нәселгә Коръәннең тапшырыла алмаячагын аңлаганнар, шуңа күрә Коръән тәҗвид кагыйдәләрен аңлатучы билгеләр белән язылган килеш безнең көнгәчә килеп җиткән.
Танылган татарча тәфсир-тәрҗемәләре
билгесез — Габденнасыйр әл-Курсави (1776-1812) башлаган хезмәтен шәкерте Нугман бин Сабит ас-Самани тәмамлаган искетатарчасындагы Ногъмани тәфсире Ырынбурда 1907 елда бастырыла. Заманча кирилчасына 1960-1988 елларда Чистай мәчете имамы Нурулла хәзрәт Мофлюхуновның күчермәсе 1992 елда Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәсе мөтәвәллияте рәисе Исхак әфәнде Лотфуллин җаваплылыгы астында Казанда бастырылып чыга. 1880 — Фатих Әмирханның бабасы, тарихчы, җәмәгать һәм дин эшлеклесе, татар кулъязмаларын туплаучы һәм өйрәнүче Хөсәен Әмирхановның (1816—1893) әл-Фәваид (Файда) Коръән тәфсире 1909-1911 — Шәйхелислам Хәмидиның «Әл-иткан фи тәрҗемәтел Коръән» дигән ике томлык Коръән тәфсире 1910-1911 — Мөхәммәдсадыйк Иманколый хәзрәт әзерләгән Тәсхил әл-бәйан Казанның «Үрнәк» басмаханәсендә ике том булып дөнья күрә. Беренче томы 748, икенчесе 818 биттән тора. 1912 — Муса Бигиев хезмәте, Ырынбур мөселман диния нәзарәте карары белән басылмый билгесез – Габделбари Исаев (1907-1983), Югары Каръяуды, Кыргыз ССРда гайре-рәсми, Уфаның 2 нче мәхәллә мәчете, Ленинград җәмигъ мәчетләре имам-хатыйбы, ССРБның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының диния нәзарәте мөфтие хезмәте кулъязмасы. 1999 — Үзәк диния нәзарәтенең Татарстандагы структур өлеше җитәкчесе Фәрид Сәлман хезмәте 2000 — Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла хезмәте 2000 — шәркыятче галим, филология фәннәре доктоpы, РФ ФА Көнчыгышны өйрәнү институтының Санкт-Πетербург филиалы Якын Көнчыгыш секторы мөдире (1978-2000), пpофессор Әнәс Халидов хезмәте (басылмаган) ... 2019 — Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил Сәмигуллин җитәкләгән төркемнең «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» хезмәтенең Хозур нәшрияты басмасы
Галерея
Искәрмәләр
Сылтамалар
Quran Word by Word // QuranAcademy.org ayatlar.org – Эльмир Кулиев. Коръән Тәфсире гәрәпчә һәм урысча, һәр аерым аят тавышын wav форматында тыңнарга kitap.net.ru – Ногмани. Коръән Тәфсире
Моны да карагыз
* Төркем:Ислам китаплары