Кадошкин (, ) — Мордовиядә урнашкан шәһәр тибындагы бистә, Кадошкино районының административ үзәге.
Халык саны — 4 704 кеше (2010).
Тарих Бистә XIX гасырның 1890-елларда Мәскәү-Казан тимер юлының 575-нче чакрым разъезды буларак пәйда булды. Кадошкин 1893 елда бүгенге исеме белән атала башлый. Кадошкин атамасы шул фамилияле тимер юл караучысы исеменнән килә дип санала. 1935 елны станциядә район идарәсе урнаша. 1968 елны Кадошкино станциясе Старокорсаковский мәйдан авылы белән берләштерелеп, шәһәр тибындагы бистә итеп үзгәртелә.
География Кадошкин Инсардан 18 километр төньяктарак урнаша. Куйбышев тимер юлының Кадошкино станциясе.
Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg3.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php 2010 1 505 3 548 4 909 5 141 4 874 4 704 Халыкның 75%ы — руслар, 14% — мукшылар, 9% — татарлар. Икътисад Электротехника заводы, сөт заводы, агросәнәгый комплексы ширкәтләре, чәчкә теплицасы.
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар «Мордовия» энциклопедиясе
Төркем:Кадошкино районы торак пунктлары Төркем:Мордовия район үзәкләре