Игарка () — Россиянең Красноярск краенда кече шәһәр.

Халык саны — 6 183 кеше.

География Шәһәр Енисей елгасының Игарка ермагында, Красноярсктан 1779 километр төньяктарак урнаша. Игаркада аэропорт бар.

Июнь—июльдә шәһәрдә поляр көн, ә декабрь—гыйнварда поляр төн була.

Исем чыганагы Игарка ермагы Егор Иванович Ширяев балыкчының кышлавы буенча аталган. Аның Егорка исеме соңыннан Игаркага әйләнә.

Тарих Беренче тапкыр Игарка ермагын Бөек Төньяк экспедиция барышында Фёдор Минин һәм Харитон Лаптев тикшереп чыкканнар.

1929 елда монда урман читкә чыгару өчен порт төзелә.

1931 елда шәһәр статусын ала.

1930- — 1950-елларда Игарка — сөрген урыны. 1950-еллар башында монда Трансполяр магистральнең өлеше төзелгән. 1964 елда Норильск ихтыяҗлары өчен бу участоктан рельсларны җыеп алганнар.

Халык 1931http://www.mojgorod.ru/krsnjar_kraj/igarka/index.html 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 ~3 000 ~23 600 14 311 15 624 16 335 18 820 8 627 6 183

Милли состав (2002): руслар — 86,6%, украиннар — 3,4%, татарлар — 2,3%, алманнар — 1,2%.

Икътисад Урман комбинаты. Балык заводы. Шәхесләр Дамир Йосыпов (1977), очучы, Россия Федерациясе Каһарманы (2019). Искәрмәләр

Төркем:Игарка Төркем:Красноярск крае шәһәрләре