Татар Ивашкиносы (, ) – Чуашстанның Комсомол районындагы татар авылы. Авылда 18 йортта 79 кеше яши. 1929 елда нигезләнгән. Кече Бола елгасы ярында урнашкан.

Чуашстан башкаласы Чабаксарга чаклы 127 км. Район үзәгенә чаклы исә 12 км.

Татар Ивашкиносында спорт мәйданчыгы бар.

1979 елда авылда 91 кеше яшәсә, 2002 елда 20 йортта 66 кеше, ә 2010да 79 кеше яшәгән. Татарлар —79%, чуашлар — 21%.

Искәрмәләр

Чыганаклар Чуаш энциклопедиясе

Төркем:Чуашстанның Комсомол районы торак пунктлары Төркем:Чуашстан татар авыллары