thumb|300px|right|Өремче каласы Шенҗаң-Уйгыр автономияле районы (ШУАР), (, , ; кыскача Шенҗаң кыт. «яңа чик») — Кытайның көнбатышындагы регионы. Аның мәйданы ягыннан иң зур территориаль-административ берәмлеге.

Тарихи атамасы — Көнчыгыш Төркистан; Кытай әдәбиятендә Синцзян (1760-еллардан), 14 гасырга караган язмаларда һәм 16—17 гасырларга караган фарсы телендәге кулъязмаларда Уйгырия, Уйгырстан дип аталган. Автономияле районы Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Россия, Монголия, Әфганстан, Һиндистан белән чиктәш.

Халкы — 21 813 334 кеше (2010). Халык, нигездә, Тарим иңкүлегендә һәм Җуңгариядәге елгалар үзәнлекләрендә урнашкан Кашгар, Хөтән, Яркәнд, Аксу, Кучар, Голҗа шәһәрләре һәм алар тирәсендәге өлкәләрдә гомер итә. Башкаласы — Өремче каласы.

Географиясе Җир йөзенең күп өлеше Җунгария тигезлеге һәм Кашгар тигезлеге (Тарим иңкүлеге) биләп тора. Кашкар тигезлегенең үзәген Такла-Макан чүле алып тора. Көнчыгыш Тән-Шән таулары (биеклеге 7000 метрдан артык) Җуңгария һәм Кашгар тигезлекләрне аерып тора. Автономиьле районының төньякта Монголия Алтае, көньякта Кунлунның төньяк тезмәләре, көньяк-көнбатышта Каракорым таулары (Чогори түбәсе — 8611 м) урнашкан. Көнчыгыш Тән-Шән тезмәләре арасында Үзәк Азиянең иң түбән җире — Турфан иңкүлеге (-154 м) урнашкан. Климат Климаты коры, кискен континенталь, тигезлекләрдә июльнең уртача температурасы +20...+25 °C. Кыш суык, карсыз. Өремчедә гыйнарның уртача температурасы —15 °C, иң түбән температура —40 °C. Еллык явымнар саны: тигезлекләрдә 200 миллиметрдан...тауларда 800 миллметргача.

Гидрография Эре елгалар: Тарим, Или, Иртешнең югары агымы, Урунгу һәм Манас. Эре күлләр — Лобнор, Оби-Нур, Баграшкүл, Улунгу, Богдо һ.б. Тарих Борынгы Кытай чыганакларында төбәк Сиюй (Көнбатыш йортлар) исеме астында телгә алынган.

Көнчыгыш Төркистан Бөек ефәк юлында булганлыгы сәбәпле, ул даим эре дәүләтләр игътибарын тартып торган. Б. э. 3 гасырда Көнчыгыш Төркистан төньяк өлеше — Җунгария сәнби, 5—6 гасырларда жужан, 6 гасырның икенче яртысында төрки кабиләләре нәзарәте астында булды. Төрки каһанлыгы төзелгәннән соң, аңа Көнчыгыш Төркистанның шәһәр-дәүләтләре кергән.

7 гасырда Көнчыгыш Төркистан һәм Җунгариядә Тан династиясенең нәзарәте урнаштырылган. 7 гасырның 70-елларында аның көньяк өлеше (хәзерге Кучар, Хөтән, Карашәһәр, Кашкар) тибетлылар кул астына күчте. 9 гасырда Уйгыр каһанлыгы җимерелгәннән соң, Орхон һәм Селенга елгалары бассейнында яшәгән уйгырларның бер өлеше бирегә күчеп килде.

Уйгыр дәүләте төзелде һәм ул берничә ел Каракытайларның вассалы булган. 13 гасырның 10—20 елларыннан Чыңгызханга буйсындырылган. 1251 елда Көнбатыш Җунгария һәм Кашкар җирләре Чагатай олысына кергән. Уйгыр дәүләте исә Могыл ханнары кулы астына күчкән. 1465 елда дуглат кавеменнән булган Әбү Бәкер җитәкчелегендә үзәге Яркәнд шәһәре булган ханлык барлыкка килгән. Соңрак Хөтән вә Кашкар вилаятьләре, 1499—1504 елларда Аксу, Өчтурфан вилаятьләре ошбу ханлык составына кергән. Шул Яркәнд ханлыгы 1678 елга кадәр яшәп килде.

Милли составы

2000 елга Халык Саны %ларда уйгырлар 8 345 622 45,21 кытайлар 7 489 919 40,58 казакълар 1 245 023 6,74 дуңганнар 839 837 4,55 кыргызлар 158 775 0,86 монголлар һәм калмыклар, дунсян, даурлар 194 891 1,14 «таҗиклар» (сарыколлар һәм ваханнар) 39 493 0,21 сибо 34 566 0,19 манҗурлар 19 493 0,11 туцзя 15 787 0,086 үзбәкләр 12 096 0,066 руслар 8 935 0,048 мяо 7 006 0,038 тибетлылар 6 153 0,033 чжуаннар 5 642 0,031 татарлар 4 501 0,024 саларлар 3 762 0,020

Төбәктә татарлар күмәкләшеп яшәгән Дацюань-Татар милли волосте бар. Административ бүленеш Шенҗаң-Уйгыр автономияле районының административ бүленешеReferences and details on data provided in the table can be found in the individual provincial articles. # ИсемZhōngguó dìmínglù 中国地名录 (Beijing, SinoMaps Press 中国地图出版社 1997); ISBN 7-5031-1718-4. Үзәк Уйгырча исем (гарәп имләсе белән)(латин имләсе белән) КытайчаПиньинь Халык саны (2010)— Аспровинциаль мөхтәри — 1 Или Казакъ мөхтәри округы Голҗа 伊犁哈萨克自治州Yīlí Hāsàkè Zìzhìzhōu 2,482,627 — Шәһәр ләре — 2 Өремче Тәңретаг районы 乌鲁木齐市Wūlǔmùqí Shì 3,110,280 3 Карамай Карамай районы 克拉玛依市Kèlāmǎyī Shì 391,008— ләр — 4 Алтай округыИли Казакъ мөхтәри округынә карый Алтай 阿勒泰地区Ālètài Dìqū 526,980 5 Тарбагатай округыИли Казакъ мөхтәри округынә карый Чөчәк 塔城地区Tǎchéng Dìqū 1,219,212 6 Турпан округы Турпан 吐鲁番地区Tǔlǔfān Dìqū 622,679 7 Кумул округы Кумул 哈密地区Hāmì Dìqū 572,400 8 Кашгар округы Кашгар 喀什地区Kāshí Dìqū 3,979,362 9 Аксу округы Аксу 阿克苏地区Ākèsū Dìqū 2,370,887 10 Хөтән округы Хөтән 和田地区Hétián Dìqū 2,014,365— Мөхтәри ләр — 11 Бөртала Монгол мөхтәри округы Бөртала 博尔塔拉蒙古自治州Bó'ěrtǎlā Měnggǔ Zìzhìzhōu 443,680 12 Чадҗи Хуэй мөхтәри округы Чаңҗи 昌吉回族自治州Chāngjí Huízú Zìzhìzhōu 1,428,592 13 Кызылсу Кыргыз мөхтәри округы Артыш 克孜勒苏柯尔克孜自治州Kèzīlèsū Kē'ěrkèzī Zìzhìzhōu 525,599 14 Баянгол Монгол мөхтәри округы Корла 巴音郭楞蒙古自治州Bāyīnguōlèng Měnggǔ Zìzhìzhōu 1,078,492— Өяз дәрәҗәдәге шәһәрләр —(Шенҗаң җитештерү-төзү корпусы тарафыннан идарә ителәләр) 15 Шихәнзә Шихәнзә 石河子市Shíhézǐ Shì 635,582 16 Уҗачу Уҗачу 五家渠市Wǔjiāqú Shì 72,613 17 Тумшук Тумшук 图木舒克市Túmùshūkè Shì 147,465 18 Арал Арал 阿拉尔市Ālā'ěr Shì 166,205 19 Бәйтүн Бәйтүн 北屯市Běitún Shì 76,300 20 Башәгим Башәгим 铁门关市Tiĕménguān Shì 50,000 21 Кушүгез Кушүгез 双河市Shuānghé Shì 53,800 Сәнәгать Нефть эшкәртү, металлургия, машиналар төзү, химия, сәнәгате эшханәләре бар. Төзелеш материаллары эшләп чыгарылалар. Һөнәрмәндчелек үсеш алган: ефәк һәм келәм туку, металл, күннән төрле әйберләр әзерләү, кәгазь эшләп чыгару. Искәрмәләр

Төркем:Кытай төбәкләре Төркем:Уйгырлар Төркем:Төрки телле дәүләтләр