«Авы́л» - атналык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби газета. Самар Башкарма комитеты каршындагы ачларга ярдәм күрсәтү бүлеге һәм РКП(б)ның Самар губерна комитеты каршындагы Татар-башкорт бюросы, соңрак губерна халык мәгарифе бүлеге каршындагы Татар-башкорт бюросы һәм татар-башкорт секциясе органы. 1922 елның 4 мартыннан 1924 кә кадәр Самар шәһәрендә атнага 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә.

Газета битләрендә хөкүмәт декретлары һәм карарлары басыла; крестьян хуҗалыкларының алдынгы тәҗрибәсе яктыртыла, авыл халкының тормыш һәм хезмәт шартларын яхшырту проблемалары күтәрелә, яшь татар язучыларының әсәрләреннән өзекләр урын ала. Төп рубрикалары: «Губерна хәбәрләре», «Чит ил яңалыклары», «Вакытлы матбугат битләреннән», «Партия тарихыннан», «Яшьләр тормышыннан», «Балалар почмагы», «Әдәбият».

Чыганаклар ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Тышкы сылтамалар Кайбер номерларны уку

А Төркем:Самар газеталары Төркем:ССРБ газеталары Төркем:1922 елда барлыкка килгән басмалар Төркем:4 март Төркем:1924 елда ябылган гәҗитләр