Эраст Перцов, Эраст Петр улы Перцов (, 1804 елның 29 ноябре (11 декабре), РИ, Воронеж – 1873 елның 12 (24) июле, РИ, Санкт-Петербург) — XIX гасыр рус язучысы, шагыйрь, драматург, публицист.
Тәрҗемәи хәле 1804 елның 29 ноябрендә (11 декабрендә) Воронеж шәһәрендә Казан губернасыннан булган асылзатлар гаиләсендә туган. 1811 елдан гаиләсе белән Казанда, 1824 елдан Санкт-Петербургта яши. 1823 елда Мәскәү университеты каршындагы дворян балалары өчен пансионны тәмамлаган. 1827 елга кадәр Галиҗанәп кабинетында, соңрак статс-секретарь канцеляриясендә хезмәт итә. «Северная пчела» журналында эшли. 1847—1854 елларда «Журнал общеполезных сведений» басмасында мөхәррир вазифасында.
1830-елларда озаклап Казанда яши. Шагыйрь Е. А. Боратынский белән яхшы таныш була. 1833 елда Казанга килгәндә, Эраст Перцов янында А. С. Пушкин була. Берничә тапкыр аның янында рус актеры тукталган. Казанда Эраст Перцов дворян җәмгыятенең үзәгендә булган, «җәмгыятьнең тормышын җанландыручы» булып саналган. Шагыйрә Александра Фуксның әдәби түгәрәгенә йөри.
1861 елда Санкт-Петербургта газетасы белән хезмәттәшлек иткән өчен кулга алына. Тентү вакытында Эраст Перцовка юлланган хат пакеты белән Казан губернасы Бездна авылында булган крестьян чуалышларын тасвирлаган материаллар алына. Э. П. Перцов Түбән Новгородка сөрелә (сәламәтлеге начар булу сәбәпле азат ителә). Үзенә үзе кул сала.
Иҗаты «Ришвәт алу сәнгате. Мәрхүм титуляр советник Тяжалкин кәгазьләре арасында табылган кулъязма» (1830) сатирасы, «Андрей Бичев, яисә яхуд Мин кешеләрдән көләм» (1833) комедиясе, «Механиканың гомумхалык курсы» (1847) белешмәлеге, крепостной хокукны тәнкыйтьләүче шигырьләр, сәяси вазгыять, министрлыкларның эшчәнлеге, крестьяннар чуалышларына багышланган очерклар цикллары авторы.
Әдәбият Бобров Е. А. А. А. Фукс и казанские литераторы 30-40-х гг. «Русская старина», 1904. Т.119, № 7. Сидорова М. М. Татар энциклопедиясе. Перцов Эраст Петрович. «Казан утлары», 2013 ел, май. 175нче бит.
Сылтамалар Перцов Эраст Петрович Эраст Петрович Перцов. Искусство брать взятки
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Русия империясе язучылары Төркем:XIX гасыр язучылары Төркем:Үз-үзенә кул салган язучылар