Бабүнә, Ак чәчәк, Ромашка () — дару ромашкасы, оешма чәчәкләр семьялыгыннан берьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Еш кына ромашка дип, ботаник күзлектән караганда хаталы рәвештә Астра, Гербера, Дороникум, Нивяник, Остеоспермум, Пиретрум, Пупавка, Трехреберник, Хризантема кебек башка төр үсемлек төрләрен атыйлар.

Таралуы 70 кә якын төре билгеле, Евразиядә, Африкада таралганнар.

ТР территориясендә бер төре — дару ромашкасы (M. recutita) бар. Барлык районнарда да очрый. Буш, кысыр җирләрдә, чүп урыннарында, юл буйларында үсә. Нәзек, үзәк тамырлы.

Ботаник тасвирлама

Сабагы туры, ботаклы, 10–30 см биеклектә. Яфраклары чиратлашкан, икешәр каурыйсыман-теленмә. Чәчәкләре озын чәчәк сапларында утырган калкан чәчәк төркеме хасил итүче кәрзиннәрдә урнашкан. Кәрзиннәр озынча конуссыман чәчәк түшәгеннән гыйбарәт, эче куыш (шушы билгесе буенча дару ромашкасы башка охшаш төрләрдән җиңел аерыла). Чәчәкләре һәрбер кәрзиндә ике типта: кырыйдагылары — телсыман, ак таҗ яфракчыклы ана чәчәкләр; уртадагылары — көпшәсыман, сары, ике җенесле. Җимешләре — бүрекчәсез коңгырт-яшел вак орлыкчалар. Үсемлекнең үзенчәлекле исе бар. Июньнән сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан үрчи.

Кулланылыш Дару үсемлеге. Чәчәк кәрзиннәрендә эфир мае, флавоноидлар, гликозид, лайлалы матдәләр бар; дезинфекцияләү, тир чыгару, ялкынсынуга каршы, авыртуны басу чаралары буларак кулланыла. Тынычландыру, ашказаны җыелмалары составына керә.

Чәчәк төркеме косметик чаралар әзерләүдә файдаланыла.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/romashka.

Ботаник классификация Ыру үзенә якынча 22 төрне алаThe Plant List (ингл.): Matricaria . Иң билгеле төрләре Matricaria aurea Chamomilla aurea Cotula aurea|aut Matricaria chamomilla - дару акчәчәге Chamomilla recutita Matricaria recutita Matricaria matricarioides - исле акчәчәк Matricaria discoidea Artemisia matricarioides Chamomilla suaveolens Matricaria matricarioides Matricaria suaveolens

Искәрмәләр

Сылтамалар Лекарственные ромашки

Төркем:Астралылар Төркем:Үләннәр Төркем:Үсемлекләр Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Дару үләннәре Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Татарстан табигате