Алекса́ндр Три́фонович Твардо́вский (1910 елның 21 июне, Смоленск өлкәсе Загорье авылы —1971 елның 18 декабре, Мәскәү) Россия совет язучысы, шагыйрь һәм прозаик, журналист, махсус корреспондент. Подполковник (1945). «Новый мир» журналының баш мөхәррире (1950—1954 һәм 1958—1970) елларда).

КПССның Үзәк Тикшерү Комиссиясе әгъзасы (1952-1956), КПСС Үзәк Комитетына әгъзасалыкка кандидат (1961-1966).

Балачагы 1910 елның 8 (21) июнендә Сельцо авылы янындагы Загорье утарында (хәзер Смоленск өлкәсе Починковский районы) авыл тимерчесе Трифон Гордеевич Твардовский (1881—1949) һәм нан чыккан Мария Митрофановна (1888—1965), кыз фамилиясе—Плескачевская гаиләсендә туган.

Шагыйрьнең энесе Иван Трифонович Твардовский (1914-2003), соңрак язучы, җиһазлар ясаучы, агач һәм сөякне чокып бизәү остасы. Бөек Ватан сугышы вакытында әсирлектә булган, әсирлектән соң ул 10 ел хезмәт лагеренә хөкем ителгән, 1952 елда ул вакытыннан алда азат ителә.

Шагыйрьнең бабасы Гордей Твардовский бомбардир (артиллерия һалдаты), Польшада хезмәт иткән, аннан улына да күчкән «пан Твардовский» кушаматын алган. Бу кушамат (чынлыкта, дворян чыгышы белән бәйле түгел) Трифон Гордеевичны үзен крестьян итеп түгел, игенче хәрби чик сакчысы однодворец итеп кабул итәргә мәҗбүр итә.

Бу җир — ун дисәтинәнән әз генә артыграк — тотышы белән диярлек вак сазлыклардан торган һәм таллык баскан, чыршы, каенкайлар үскән җир, барлык мәгънәдә дә күз кызырлык түгел иде. Тик җирсез солдатның, күпьеллык авыр тимерче хезмәте белән банкка беренче кертем өчен кирәкле акча эшләгән әтисенең, бердәнбер улы өчен бу җир изге әйбер кебек кадерле иде. Безгә, балаларга, ул кечкенәдән үк бу әче, саран, әмма безнең җиргә — шаяртыпмы, әллә җитди итепме, безнең «имение» дип йөрткән утарына мәхәббәт һәм хөрмәт тойгысы сеңдерде.Твардовский А. Т. Автобиография // Из ранних стихотворений (1925—1935). — М.: Советский писатель, 1987. — С. 6.

Әйтер кирәк, ул безнең җирлектә сәеррәк һәм хәтта кайсыдыр кимәлдә кемгәдер нәрсәдер исбатларга тырышу булгандыр, эшләпә кейеп йөрдө һәм безгә, балаларга, чабата киеп йөрергә ирек бирмәде, гәрчә моның аркасында тирән көзгә кадәр яланаяк йөгерергә туры килсә дә. Гомумән, безнең көнкүрештә күп нәрсә «башка кешеләрнеке» кебек түгел иде.Твардовский А. Т. Автобиография // Из ранних стихотворений (1925—1935). — М.: Советский писатель, 1987. — С. 7. Твардовский бик яраткан әнисе, Мария Митрофановна, чыннан да игенче хезмәте белән беррәттән хәрби хезмәт тә алып барган гаиләдән чыккан. Tрифон Гордеевич китапны күп укыган кеше иде — кичләрен өйләрендә алар Пушкин, Гоголь, Лермонтов, Некрасов, Толстой, Никитин, Ершов китапларын еш кына кычкырып укый торган булганнар. Улының ун яшенә дә әтисе китап бүләк итә. Александр грамотага өйрәнмәс элек шигырьләр яза башлаган.

Әдәби эшчәнлегенең башы

Твардовский 14 яшендә Смоленск газеталары өчен кечкенә язмалар яза башлый. 1925 елда «Смоленская деревня» газетасында Твардовскийның «Яңа өй» дип аталган беренче шигыре басылып чыга Твардовский А. Т. Автобиография // Из ранних стихотворений (1925—1935). — М.: Советский писатель, 1987. — С. 10.Твардовский А. Т. Новая изба // Из ранних стихотворений (1925—1935). — М.: Советский писатель, 1987. — С. 19. . Аннары Твардовский, берничә шигырен җыеп, аларны «Рабочий путь» газетасында эшләгән Михаил Исаковскийга алып бара. Исаковский шагыйрьне чын күңелдән сәламли, соңрак яшь Твардовскийның дусты һәм остазы була</ref>.

1928 елда Твардовский гаиләсеннән китә, үзаллы тормыш юлына чыга, Смоленск шәһәренә күченәМин һөнәргә ия түгел идем. Әдәби иҗат тин акча табырга ярдәм итте һәм редакцияләр тупсасын тапарга тура килде. Твардовский А. Т. Автобиография // Из ранних стихотворений (1925—1935). — М.: Советский писатель, 1987. — С. 11.. Аннары ул пролетар язучылары ассоциациясенә кабул ителә.

1931 елда аның беренче поэмасы — «Путь к социализму» басыла. 1935 елда Смоленск Көнбатыш өлкә дәүләт нәшриятында беренче «Шигырьләр җыентыгы» (1930—1936) дөнья күрә. 1925 —1935 елларда Твардовский 130дан артык шигырь яза һәм смоленск газеталары һәм башка өлкә матбугаты битләрендә бастырып чыгара Твардовский А. Т. Автобиография // Из ранних стихотворений (1925—1935). — М.: Советский писатель, 1987. — С. 19-267..

1932 елда Твардовский Смоленск дәүләт педагогия институтының беренче курсына укырга керә. 1936 елда Твардовский Мәскәүгә килә, Мәскәү философия, әдәбият һәм тарих институтыныңТвардовский А. Т. Автобиография // Из ранних стихотворений (1925—1935). — М.: Советский писатель, 1987. — С. 12. өченче курсында укый башлый. 1939 елда Твардовский МИФЛИТвардовский А. Т. Автобиография // Из ранних стихотворений (1925—1935). — М.: Советский писатель, 1987. — С. 15. тәмамлый.

1939—1940 елларда, язучылар төркеме составында, Твардовский Ленинград хәрби округының «На страже Родины» газетасында эшли. Сугыш корреспонденты буларак, Твардовский Кызыл Армиянең Көнбатыш Беларусия җирләрендә барган һәм Финляндия белән сугышларында катнаша .

1939 елның 30 ноябрендә газетада Твардовскийның «Час настал» шигыре чыга. Шагыйрьнең бер шигыре кыр кухнясына багышланган: Дельный — что и говорить — Был старик тот самый, Что придумал суп варить На колёсах прямо! «На страже Родины» газетасында 1939 елның 11 декабрендә «На привале» шигыре дөнья күрә. «Как был написан „Василий Тёркин“» мәкаләсендә А.Твардовский төп герой образы 1939 елда «На страже Родины» газетасының даими көлкеле рубриксы өчен уйлап табылганын әйтә.

Гаиләсе коллективлаштыру чорында репрессиягә дучар ителә «Путь к социализму» (1931) һәм «Страна Муравия» (1934—1936) поэмаларында Сталин коллективизациясен якты киләчәк хәбәрчесе дип сурәтли. Әти-әнисе, ир туганнары белән бергә, кулак элементы дип сөргенгә озатылуына, ә утарларын авылдашлары яндыруына карамастан, Твардовский крестьян хуҗалыкларын коллективлаштыруны хуплый.

Бер вакыт, әти-әниләре Рус Туректа сөргендә яшәгәндә, Твардовский анда килә дә.

Твардовскийның әти-әнисе, дүрт ир туганы һәм ике апасы 1996 елның 30 гыйнварында реабилитацияләнде.

«Василий Тёркин»

Анда 1941—1942 елларда эшләгән Воронежда Көньяк-Көнбатыш фронтының «Кызыл Армия» газетасы редакциясендә эшли. «Василий Тёркин» поэмасы (1941-1945) «сугышчы турында очсыз-чиксез китап» — Твардовскийның иң билгеле әсәре; Бөек Ватан сугышы күренешләре чылбыры. Поэма гади һәм төгәл сүзе, гамәлләрнең ташып торган энергияле үсеше белән аерылып тора. Эпизодлар бер-берсе белән тик төп герой аша бәйләнгән — моның белән автор, үзе дә, аның укучысы да теләсә кайсы вакытта һәлак булуы мөмкинлеген сызык өстенә ала. Язылу белән, һәр бүлеге Көнбатыш фронты «Красноармейская правда» газетасында басылып чыга торган. Поэма фронт тормышы атрибутларының берсе була, нәтиҗәдә Твардовский хәрби буынның культ авторына әйләнә.

Монан тыш, «Василий Тёркин» ул чактагы башка әсәрләр арасында идеологик пропаганданың, Сталин һәм партия турындагы язуларның булмавы белән аерылып тора.

3нче Беларус Фронты Кораллы Көчләре 1944 елның 31 июлендәге 505нче боерыгы белән, «Красноармейская правда» газетасы редакциясе шагыйре, подполковник А.Твардовский патриотик сугыш ордены, 2 поэма (аларның берсе — «Василий Тёркин», икенчесе — «Дом у дороги») һәм Белоруссия җирен азат итү турында күп очерклар, шулай ук фронт частьлары солдатлары һәм офицерлары алдында күп санлы чыгышлар өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнде.

3нче Белорусия Фронты Кораллы Көчләренең 1945 елның 30 апрелендә чыккан 480нче боерыгы белән: 3нче БФ «Красноармейская правда» газетасының махсус корреспонденты, подполковник Твардовский А. Т. газета эчтәлеген яхшырканы (Көнчыгыш Пруссиядәге сугышлар турында очерклар) һәм аның тәрбияви ролен арттырганы өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә .

Сугыштан соңгы шигырьләре 1946 елда Бөек Ватан сугышының беренче фаҗигале айларын искә төшергән «Дом у дороги» поэмасын тәмамлады.

Сталин үлеме һәм күмү көннәрендә А. Т. Твардовский түбәндәге юлларны язган:

Хрущёвның «бер аз иркенлек» елларының иң югары ноктасында язылган «За далью — даль» поэмасында язучы Сталинны хөкем итә һәм «Из лирики этих лет. 1959—1968» (1969) китабында вакыт хәрәкәте, иҗатчы бурычы, тормыш һәм үлем турында фикерләрен чагылдыра. Сталинның шәхес культы һәм аның нәтиҗәләре турында бу поэманың «Так это было», Сталин вакытында законсыз репрессияләнгәннәрне аклау кирәклеге турында «Друг детства» бүлекләрендә әйтелә.

Бу поэмада Твардовский тормышының һәм дөньяга карашының «көчле дәүләтчелек державалык» юнәлеше ачык чагыла. Ләкин, сталинчылар һәм нео-сталинчылардан аермалы рәвештәбөек көчләреннән аермалы, Твардовскийдагы көчле дәүләт, держава культы бернинди дәүләт эшлеклесе һәм, гомумән алганда, билгеле бер дәүләт формасы белән бәйле түгел. Бу позиция Твардовскийга русофиллар — Россия империясе җанатарлары арасында үз кеше булырга ярдәм итте.

«Новый мир» журналы Твардовский ике тапкыр «Новый мир» журналының баш мөхәррире (1950-54 һәм 1958-70 елларда) була.

1954 елның көзендә Твардовский КПСС Үзәк Комитеты указы белән «Новый мир» журналында «Тёркин на том свете» поэмасын бастырырга тырышканы һәм В. Померанцев, Ф. Абрамов, М. Лифшиц, М. Шегловларның публицистик мәкаләләрен бастырганы өчен баш мөхәррир уыныннан бушатыла.

Твардовскийның «Новый мир» журналында редакторлыгының ике чорында, аеруча КПССның XXII съездыннан соң, журнал әдәбиятта Сталинга каршы көчләр, алтмышынчы елларның «алтмышынчылык» билгесе һәм Совет хакимиятенә яшерен каршылык органы булды. «Новый мир» журналында Фёдор Абрамов, Василь Быков, Б. Можаев, Ю. Трифонов, Ю. Домбровский әсәрләре дөнья күрде.

1960 елларда Твардовский, «По праву памяти» (елда бастырылган) һәм «Тёркин на том свете» поэмаларында Сталинга һәм сталинизмга карашларын яңадан карады. Шул ук вакытта (1960 еллар башы) Твардовский Хрущёвтан Солженицынның «Один день Ивана Денисовича» хикәясен бастыру рөхсәтен алды.

Журналның яңа юнәлеше (сәнгатьтә, идеологиядә һәм икътисадта «кеше таләпләренә йөз белән борылу» социализмы турында сүзләр артына яшеренгән либерализм) Хрущёв-Брежнев партия элитасы һәм идеология бүлекчәләре түрәләренең генә түгел, ә совет әдәбиятындагы «неосталинист-державникларның» ризасызлыгын уятты. Берничә ел дәвамында, «Новый мир» һәм «Октябрь» (баш редактор В. А. Кочетов, «Чего же ты хочешь?» романы авторы, бу әсәр Твардовскийга да каршы юнәлтелгән иде) арасында үткен әдәби (һәм, дөресен әйткәндә, идеологик) бәхәс барды. «Патриотлар-көчле держава» яклылар «Новый мир» журналын идеологик яктан кире кагуларын күрсәттеләр.

Хрущёв югары урыныннан алынгач, матбугатта («Огонёк» журналы, «Социалистическая индустрия» газетасы), «Новый мир» журналына каршы кампания үткәрелде. Системалы рәвештә иң мөһим материалларны бастырырга рөхсәт итмичә, журнал белән каты көрәшне Главлит алып барды. Язучылар берлеге җитәкчелеге Твардовскийны рәсми рәвештә эштән җибәрә алмаганлыктан, журналга басымның соңгы чарасы Твардовский урынбасарларын алып ташлау һәм бу урыннарга аңа карата дошман кешеләрне билгеләү булды. 1969 елның декабрендә, язучы Юрий Трифоновның "Обмен" әсәре бастырылганнан соң, "Огонёк" журналында 11 әдәбиятченең бер туздыручы тәнкыйт хаты бастырылды. Бу журнал өчен ахырның башы иде. Твардовский Леонид Брежневка хат язарга мәҗбүр булды. Җавап булмады. 1970 елның 9 февралендә Твардовскийдан редакция вәкаләтләре алына, журнал редакциясенең бер өлеше аның үрнәгенә иярде. Редакция, чынлыкта, юк ителде. Юрий Андропов исеменнән КГБга (SSRB däwlät iminlek komitäte) «Материалы о настроениях поэта А. Твардовского» дигән язмасы 1970 елның 7 сентябрендә КПСС Үзәк Комитетына җибәрелде Материалы о настроениях поэта А. Твардовского. Записка КГБ в ЦК № 2431-А от 7.9.1970. (РГАНИ. Ф. 5. Оп. 62. Д. 678. Л. 210. Подлинник) .

«Новый мир» журналында идеологик либерализм эстетик традиционализм белән берләштерелде. Твардовский реализмның классик формасында үскән әдәбиятка өстенлек бирде һәм модернистик проза һәм поэзиягә салкын иде. 1965 елда Твардовский Язучыларның аурупа җәмгыяте конгрессында чыгыш ясады: