250px|thumb|right|Кайчандыр Олан авылы урнашкан тау
Олан () — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы юкка чыккан торак пункт. Авыл Иске Чәчкаб авылыннан төньякка таба якынча 1, Колаңгы тимер юл станциясеннән 22 км ераклыкта ераклыкта урнашкан булган. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Тарихы Авылга нигезне XVII гасырда (1640нчы еллардаКадыйр Галим, "Эзле Чәчкаб", Казан, 2004. ) Сарытау якларыннан рус басып алучылары тарафыннан күчерелгән, христиан динен кабул итү тәэсирендә инде тулысынча руслашкан, керәшен татарлары нигез сала. Ә авыл яшәгән вакытта, биредә иң күбе 200ләп йорт, башлангыч мәктәп, кибет, күмәк хуҗалык булган. 1927 елдан — Кайбыч районы Өлҗән авыл советы, 1944 елдан — Подберезье районы Өлҗән авыл советы, 1964 елдан Апас районы Өлҗән авыл советы составында була. Авыл 1980 елдан соңИсчезнувшие населѐнные пункты Республики Татарстан: справоч - ник / под ред. Р.В.Шайдуллина. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 320 с. тулысынча таркалып бетә.Уланово. Татар энциклопедиясе. Күпчелек халкы Өлҗән авылына һәм якындагы калаларга (Яшел Үзән, Казан) тарала. Иң актык күченүче Антон исемле кеше була. Авылның җирләре тулысы белән Өлҗән авылы җирлегенә күчә. Бүгенге көндә авылдан бары йорт нигез ташлары, зират һәм җиләк-җимеш бакчалары гына сакланып калган. Халык саны Гомуми демографик күрсәткечләр исәп елы 1859Список населённых мест Российской империи по сведениям 1859–1873 годов 1897 1907Список селений Казанской губернии (1910–1914) 1930 1958 1978 халык саны 558 636 1168 608 229 49 милли составы руслар руслар руслар руслар руслар руслар Искәрмәләр
Төркем:Татарстанның юкка чыккан торак пунктлары