Владимир Мартин улы Азин (, ); , — , ) — Ватандашлар сугышының катнашучы, кызыл командир, дивизия башлыгы.

Биография

Владмир Азин крестьян гаиләсендә Витебск губернасынадгы Полоцк өязенең Марьяново авылында туган. Милләте ягыннан латыш. Полоцк шәһәре училищены тәмамланган, Рига шәһәрендә фабрикада хисапчы булып эшләгән. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, рядовой.

1918 елның латыш коммунистик отрядның командиры булып билгеләнгән; аннан соң Вяткада Кызыл гвардия отрядларны төзүдә катнашкан. 1918 елның җәендә Азин большевикларның Россия коммунстик партиясенә керә һәм 19 нчы Урал полкының командиры итеп билгеләнгән. Тиздән 19 нчы Урал полкы 2 нче армия составына кертелә. Полк Казан юнәлешендә сугышлар алып бара. Беренче сугышлардан соң, Азин 5 нче армия частьләре белән бергәКазанны басып алган Арча хәрби төркеме командиры итеп билгеләнә.

Аннан соң Азин Чулман буенда фетнәчеләр белән сугышкан 2 нче җыелма дивизияне җитәкли. Ижауны яулап алган өчен ул Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

1918 елның ноябрендә Азинның нә 28 нче тәртип номеры бирелә, һәм ул 2 нче армия составына кертелә.

1919 ел башында 28 нче Колчак гаскәрләре белән Көнчыгыш фронтта сугыша. Ул акгвардиячеләрнең каршылыгын Чернушка — Сарапул сызыгында сындыра һәм Урта Уралда һөҗүмгә күчә. 28 нче башка 2 нче армия частьләре белән бергәләп Алабуганы, Әгерҗене, Сарапулны, ә 15 июньдә Екатиринбурны ала.

Тиздән 28 нче Деникин белән көрәш өчен көньяк фронтына күчерелә. Анда дивизия 10 нчы армия составына кертелә һәм Царицын юнәлешендә сугыша. Бу сугышларда Азинның кулы яралана, әмма ул, госпитальда дәвалануны тәмамланмаган килеш, дивизиягә кире кайта.

1920 елның февралендә 2 нче дивизия Маныч елгасын кичә. 17 февральдә Азин комиссар Стельмах һәм разведкачылар төркеме белән алдынгы позицияләргә рекогносцировкага китә. Урынны тикшерү вакытында алар ак казаклар төркеме белән бәрелешәләр. Бер версия буенча, Азинны казаклар әсирлеккә алырга тырышканда үтерәләр, икенче версия буенча — Тихорецкаяхәзер Тихорецк шәһәре, Краснодар крае станицасында жәзалап үтерәләр.

Бүләкләре һәм премияләре Кызыл байрак ордены

Истәлек Витебскида, Нократ Аланында, Екатиринбурда, Алабугада, Ижауда, Казанда (Совет районында), Кировта, Минзәләдә, Можгада, Новоспасскоеда, Пермьдә, Полоцкида, Рәүдедә, Сарапулда, Сарытауда, Цимлянскида, Чайковскидә, Чернушкада аның исемен урамнар йөртә. Казанда һәм Чернушкада аның исеме микрорайоннарга бирелгән. Удмуртиянең Завьялово районында Азино авылы бар. Сарапулның Азин урамында аңа һәйкәл куелган. Полоцкида һәм Чернушкада Азинның бюстлары бар.

Искәрмәләр

Әдәбият

Тышкы сылтамалар Владимир Мартынович Азин Александр Михайлович КРУЧИНИН «Герой или авантюрист?»

Төркем:Россия ватандашлар сугышында катнашучылар