Раяз Фасихов, Раяз Наил улы Фасихов (Фасыйхов) (Раяз Наилевич Фасихов; 1983 елның 8 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Нөнәгәр) — татар эстрадасы җырчысы, «Татар җыры» конкурсының лауреаты (2008, 2009, 2011-2014). Татарстанның атказанган (2015) һәм халык (2024) артисты.

Тәрҗемәи хәле Раяз Фасихов 1983 елның 8 июлендә Балтач районының Нөнәгәр авылында биш балалы гаиләдә туган. Гаиләдә алар белән Раязның әбисе (Наил абыйның әнисе) тора. Авылга хәзерге вакытта да еш кайта, хуҗалык эшендә булыша, сабантуйларында чыгыш ясый.

Арча педагогия көллиятендә белем ала, 2008 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлый, соңыннан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә.

Арча көллиятендә укыган вакытында Раяз Фасихов Марсель Фәйзрахманов җитәкчелегендәге «Арча егетләре» ансамблендә гармунчы була, әз-мәз җырлый да.

Көллиятне тәмамлагач, Айдар Фәйзрахманов аны үз төркеменә чакыра. Анда 3 ел эшләгәннән соң «Барс-Медиа» Раязга сольный проект тәкъдим итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Татар җыры – 2009» бәйгесендә Раяз Алтын Барска лаек була. «Татар җыры»ның икенче көнендә Илһам Шакиров белән «Идел буе каеннары»н башкара. Шулай ук Венера Ганиева белән дә дуэт башкара. 2008, 2009, 2011-2014 ― «Татар җыры» конкурсы лауреаты. 2015 ― Татарстанның атказанган артисты 2024 ― Татарстанның халык артисты «Халык артисты» исеме алган Раяз Фасыйховка Салават Фәтхетдинов нәрсә дигән? Интертат, 26.12.2024

Фильмография «Язмыш шуклыгы» фильмында төшә. Җыентыклары 2009 ел ― «Ярат әле» (беренче җыентыгы). Гаиләсе Беренче тапкыр 2000 елда өйләнгән. Икенче тапкыр 2007 елда өйләнгән. Хатыны Люция. Ике бала үстерәләр: кызы Венера, улы РамазанРаяз Фасихов: «Янәшәмдә миңа ярдәм итә алырлык продюсер күренми». «Мәйдан» журналы.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Раяз Фасихов - биография http://kurshe.ru/rayaz-fasixov Раяз Фасихов: моя любовь взаимна! Альбомы Раяза Фасихова на CD и DVD

Моны да карагыз

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Арча педагогия укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:«Алтын Барс» премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары