Оранж (; ; , РанифИнструкция по передаче на картах географических названий Южно-Африканской Республики (с языка африкаанс). — М., 1968. — С. 22.) — Көньяк Африкадагы елга. Лесотода Аждаһа тауларында башлана. Аннары башлыча Көньяк Африка Республикасы территориясе буйлап ага, түбәнге агымында Намибия белән табигый чик барлыкка китерә һәм Атлантик океанга коя.
География
Озынлыгы 2200 км (бу күрсәткеч буенча кыйтгада җиденче урында), бассейн мәйданы 973 мең км². Иң зур кушылдыгы — Вааль елгасы.
Елгадагы билгеле Ауграбис шарлавыгының (Көньяк Африка Республикасы территориясендә) биеклеге 146 метр.
Оранж буенда Аливал-Норт, Приска, Апингтон шәһәрләре, ә тамагының көньяк ярында Александр-Бей шәһәр-порты урнашкан.
Елга Голландия экспедициясендә катнашкан шотланд Р. Дж. Гордон тарафыннан Оранж принцы хөрмәтенә аталган.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Төркем:Чик буе елгалары Төркем:Африка елгалары Төркем:Әлифба буенча елгалар Төркем:Лесото елгалары Төркем:Көньяк Африка Җөмһүрияте елгалары Төркем:Намибия елгалары