Йозеф Игнац Кайнц (; Энциклопедия Брокгауз, — , ) — XIX–XX гасырлар чигендә Алмания һәм Австриянең иң билгеле актёрларның берсе.
Тормышы һәм ижаты Йозеф Кайнц тимер юл хезмәткәре, элеккеге актер гаиләсендә туган. 15 яшендә инде ул беренче тапкыр сәхнәгә чыга. Ул профессиональ актерлык карьерасын Венада башлый. Аннары ул берничә ел Алманияның провинция театрларында эшли. 1878 елда Л. Кронекның Мейнинген театрының танылган труппасына кушыла. Монда ул берничә кызыклы роль уйный, алар арасында Генрих фон Клеистның шул ук исемдәге пьесада принц Гамбурглы роле. 1880-елларда Мюнхенда, аннары Берлинда чыгыш ясый.
Берлинда үткән еллар Йозеф Кайнцның иҗат карьерасында иң яхшысы булды. Башта Ирекле Сәхнәдә, аннары Л’Арронжның Дойче театрында, аннары Отто Брамда эшли, Кайнц классик материалга нигезләнгән искиткеч образлар галереясын булдыра — Мольерның Тартюфы һәм Альцесты, Шиллерның «Юлбасарлар» әсәреннән Фердинанд һәм Франц Моор, Шекспирның «Король Лир» дрмасынан клоун, Ромео, Гауптман драмасында оста Генрих һәм тукучы Беккер. Ибсенның «Өрәкләр» әсәреннән Освальдны 1894 елда Брауншвейгта, аннары 1903 елда Вена Бургтеатрында уйный. Аның актерлык осталыгының иң югары ноктасы Гамлет ролен башкару иде (беренче тапкыр 1891 елда). Мастер үз уены белән Шекспир образын кешелеклерәк, гадирәк итә: аның Гамлеты кулларын кесәдә тота, өстәлдә утыра, ә атаклы «Булырга яки булмаска» монологын бакчадагы эскәмиягә ятып әйтә.
Бургтеатрда беренче актер булып, гомеренең азагында Кайнц Венага кайта. Монда ул беренче булып Александр Моиссиның сәләтен ача һәм аңа сәхнәдә үзен күрсәтергә булыша. Йозеф Кайнц 1910 елда Венада вафат булаКайнц Йозеф // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохорова — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969
Хәтер Австриядә театрның иң яхшы башкаручылары бүләкләнә торган Кайнц театр медале бар. Лукино Висконтиның «Людвиг» фильмында Кайнц ролен Фолькер Бонет башкарган.
Искәрмәләр
Әдәбият История зарубежного театра. — Ч. 2. — , 1984.
Сылтамалар
Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Венада вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1910 елда вафатлар Төркем:20 сентябрь көнне вафатлар Төркем:1858 елда туганнар Төркем:2 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Шәхесләр Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:Австрия актерлары Төркем:Алмания актерлары Төркем:XIX гасыр актерлары Төркем:XX гасыр актерлары