Әс-Сәләәм () — Аллаһның 99 исеменең берсе. Заты җитешсезлек һәм гаепләрдән, начар эшләрдән, кимчелекле гамәлләрдән cәламәт булган, халыкка сәламәтлек бирүчедер. Җәннәттә, җәннәтлеләргә исәнлек һәм иминлек биреп, аларны куркудан саклаучы дигән мәгънәсе дә бар. Аллаһының фигыльләре, хәрәкәт һәм эшләре начарлыклардан сәламәттер, ерактыр. Аллаһ бервакытта да явызлыкны теләмәс. Кеше, күңелендә начар теләк һәм эшләргә никадәр аз урын бирсә, Аллаһының бу исеменнән шулкадәр үзенә өлешен алган димәктер. Чыганак Баулы мөхтәсибәте.
Төркем:Ислам Төркем:Аллаһның 99 исеме