Кызыл — төсләр төркеменең исеме. Спектрда кызыл төс диапазоны — 630–760 нм.

Символика Тере дөньяда кызыл төс хәвефлек турында әйтә ала. Шулай ук сөемле төс булырга мөмкин. Коммунизм билгесе. Кайбер телләрдә, мәсәлән, славян телләрендә, «кызыл» сүзенең икенче мәгънәсе бар — «матур», «гүзәл» (). Элегерәк, китаплар язганда, яңа юлларны кызыл хәрефтән башлаганнар. Шуңа күрә «кызыл юл» () аңлатмасы барлыкка килгән. «Абзац» мәгънәсендә татар теленә дә кергән. «Тукта!», «Стоп» төсе. Психологиядә активлык, татулык белдерә, үтә күп кызыллык яманлык уята. Кан, сугыш, яманлык төсе . Шәфәкъ һәм кояш бату симолы. Кызыл хач — медицина символы. Кызыл китап — сирәк һәм юкка чыгарыла торган төрләр исемлекле китап.

Шәһәр һәм урыннар исемнәре Совет чорында «Кызыл» тамырлы бик күп топонимнар булган. Кызыл () — Тыва башкаласы. Улан-батор () — Монголия башкаласы. Кызыл мәйдан () — Россиянең төп мәйданы. Кызылурда () — Казакъстандагы шәһәр.

Шулай ук кара ТөсСурәтКызыл-шәмәхә Кырмызы Кызыл Ал Кызыл-әфлисун 

Төркем:Төс